Татарстанга Кырым Республикасы делегациясе килде

2014 елның 14 ноябре, җомга

Бүген Татарстанга Кырым федераль округында Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Олег Белавенцев һәм Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксёнов җитәкчелегендәге Кырым Республикасы делегациясе килде. «Казан» халыкара аэропортында аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.


Татарстанга эш сәфәре барышында Кырым делегациясе әгъзалары Казан Федераль университетында, «Эйдос» инжиниринг үзәгендә, Казан Агросәнәгать паркында, ИТ-паркта, «Химград» технополисында булачак. Шулай ук Кырым делегациясе әгъзалары Горький ис. Зеленодольск заводына барачак.


Эш сәфәренә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда йомгак ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International