Татарстан сәламәтлек саклау министры:”Үзеңнең сәламәтлегеңне вакытында кайгырту бик мөһим”

2015 елның 10 феврале, сишәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин Татарстанда Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елының ни рәвешле узачагы хакында сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, соңгы 5-6 елда республикада йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр санын киметүдә киң эшчәнлек алып барылды. Әлеге уңайдан министр 2008 елдан бирле тормышка ашырыла торган “Татарстан йөрәге” (“Сердце Татарстана”) концепциясен атады. Аның нигезен оештыру технологияләрен дә, медицина технологияләрен дә файдалану тәшкил итә. Концепция кысаларында Бөекбританиядән килгән консалдинг оешмасы белгечләре, республика кардиологлары белән берлектә, Татарстан шәһәрләрендә миокард инфаркты вакытында беренче ярдәмнең ни рәвешле оештырылуы буенча тикшеренү үткәргән, шуның нигезендә тәкъдимнәр эшләнгән. Билгеле бер уңай нәтиҗәләр булса да, былтыргы күрсәткечләр буенча үлем структурасында йөрәк-кан тамырлары авыруларының өлеше – 53 процент.

“Төп максат – гомер озынлыгын арттыру. Әмма моңа үлемнәр санын киметмичә ирешеп булмый. Шуңа бүген беренче урынга профилактика медицинасы концепциясен тормышка ашыру зарурияте чыга”, – дип сөйләде Гадел Вафин үзенең чыгышында. Ул Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан профилактиканың яңа стратегиясе эшләнүен билгеләп узды. Аның нигезе сәламәт яшәү рәвешен массалы рәвештә пропагандалаудан гыйбарәт.
ТР сәламәтлек саклау министры 2015 ел дәвамында йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү, дәвалау чаралары турындагы лекцияләрнең республикадагы хезмәт коллективларында уздыралачагын билгеләп: “Быел без муниципаль берәмлекләр арасында йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елына багышланган чараларның нәтиҗәлелегенә үзенә күрә бер конкурс игълан иттек дисәк тә була. Йомгак ел ахырында ясалачак”, – диде.

2014 елда Татарстандагы сәламәтлек үзәкләрендә 96,3 мең кеше тикшерү узган, аларның 24 меңгә якыны сәламәт дип табылган, 72 меңнән артык кешедә төрле дәрәҗәдәге функциональ тайпылышлар теркәлгән. 53, 5 мең кеше медицина учреждениеләренә юнәлтелгән.

Былтыр кискен коронар синдром белән 10,7 мең кеше (2013 елда 8,6 мең кеше), шул исәптән 4184е кискен миокард инфаркты белән (2013 елда 4008 кеше), хастаханәгә салынган. Кан тамырлары авыруларын ашыгыч диагностикалауның 3822, коронар артерияләргә ашыгыч рәвештә стент урнаштуруның 2366 очрагы теркәлгән. Кискен миокард инфаркты белән авыручыларның госпиталь үлеме күрсәткече 6,2 процент тәшкил иткән. Бу, 2013 ел белән чагыштырганда, 26,6 процентка кимрәк.

Гадел Вафин сүзләренчә, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем-китем очракларының 35,5 проценты югары кан басымы, 23 проценты кандагы холестерин дәрәҗәсенең югары булуы, 18 проценты исә тәмәке тарту белән бәйле. Әлеге исемлектә яшелчә, җиләк-җимеш ашамау, физик күнегүләр ясамау кебек беренче карашка гади тоелган сәбәпләр дә бар.
“Әйе, без бүген кризис, яшелчә, җиләк-җимеш кыйммәт, дибез. Әмма туклану рационыбызда элек-электән булган үзебездә үсә торган яшелчәләр – кишер, кәбестә, чөгендер турында онытмасак иде”, – диде министр. Ул шулай ук аш тозын күп куллануның да зыянлы булуын билгеләп узды. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, аны тәүлегенә нибары 3 г., ә йөрәк-кан тамырлары авыруы булган кешеләргә 1,5 г. гына куллану ярый.

Гадел Вафин 2015 елда республикада үлүчеләр санын киметү эшчәнлеген нәтиҗәле итү өчен гипертония һәм атеросклероз авыруларын профилактикалауны көчәйтергә кирәклегенә басым ясады. Алардан Татарстанда 350 меңнән артык кеше интегә. Республика сәламәтлек саклау министры кан басымын даими үлчәп торырга һәм үзгәрешләрне махсус көндәлеккә теркәп барырга киңәш итте. Бу бигрәк тә нәселендә йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләр булган кешеләргә кагыла.
“Авырган очракта, табиб кан басымы күрсәткечләре турындагы мәгълүмат язылган көндәлек ярдәмендә, кешегә беренче диагностика үткәрә ала”, – дип шәрехләде Гадел Вафин. Ул күп кенә гипертоникларның табиб билгеләгән даруны вакытында яки бөтенләй кабул итмәүләрен билгеләп, моның сәламәтлек өчен аеруча куркыныч булуы турында сөйләде. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен тән авырлыгы һәм кандагы шикәр дәрәҗәсен даими рәвештә контрольдә тоту зарур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International