Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев белән очрашты

2015 елның 3 марты, сишәмбе

Бүген Бишкекка эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев белән очрашты.

Очрашу барышында Кыргызстан һәм Татарстан арасында сәүдә-икътисадый һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук алга таба ике яклы багланышлар перспективалары турында сүз барды.

Алмазбәк Атамбаев Кыргызстан һәм Татарстан халыкларының мәдәни һәм тарихи элемтәләрен, Кыргызстан-Татарстан хезмәттәшлегенең башкарылмаган мөмкинлекләрен ассызыклады, Кыргызстанның Евразия икътисадый берлегенә кушылуы ике яклы элемтәләрне төрле өлкәләрдә киңәйтүгә этәргеч булачагына ышануын белдерде.

Кыргызстан Республикасы Президенты билгеләгәнчә, Кыргызстан үзенең төп стратегик партнеры Россия һәм аның субъектлары белән мөнәсәбәтләргә җитди игътибар бирә.

Шуңа бәйле рәвештә ул бу көннәрдә Бишкекта үткәрелә торган Кыргызстан-Татарстан бизнес-форумы әһәмиятен ассызыклады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, шулай ук Кыргызстан-Татарстан элемтәләрен арттыру зарурлыгын ассызыклады. Ул Кыргызстан Республикасы Хөкүмәте белән үткәрелгән сөйләшүләр нәтиҗәлеген билгеләде. «Без инде күп кенә уртак кызыклы юнәлешләр таптык», - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда шулай ук Россия Федераль таможня хезмәте җитәкчесе Андрей Бельянинов, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры урынбасары - статс-секретарь Григорий Карасин, Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International