Марат Әхмәтов: Крестьян-фермер хуҗалыкларда 281 мең гектар җир бар

2015 елның 14 марты, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә крестьян-фермер хуҗалыкларга җирне теркәү мәсьәләсе турында сөйләштеләр.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференц элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, крестьян-фермер хуҗалыкларда 281 мең гектар җир бар, аларның 156 мең гектары (ягъни 55 %) – дәүләт җирләрен арендалау, 60 мең гектар (21%) – гражданнар милкендәге җирләр, 41 мең гектар (15%) – өлешле җирләрне арендалау, 7 мең гектар (3%) – даими сроксыз файдаланудагы җирләр.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, кайбер муниципаль районнарда КФХлар ихтыяҗларына җирләрне теркәү мәсьәләсе берничә ел дәвамында хәл ителми, кайбер районнарда җирләрне арендалау бәясе кыйбат. Ул башкарма хакимият органнарын һәм районнар җитәкчелеген әлеге җитди мәсьәләгә игътибар итәргә өндәде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, искәрткәнчә, крестьян-фермер хуҗалыклар үсеше – республика авыл хуҗалыгының әһәмиятле бурычларының берсе. Бу халыкның эш белән тәэмин ителү мәсьәләсе дә, гражданнарның матди тәэмин ителеш мәсьәләсе дә, дип әйтте ул.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы муниципаль районнар башлыкларына КФКларга җирләрне бүлеп бирү, алар бәясен билгеләү мәсьәләсен, шулай ук җирләр белән файдалану өчен аренда түләүләрен билгеләүне  контрольдә тотарга өндәде. Ул җирләрне яңадан бүлеп бирү фондын булдыруны тәкъдим итте, анда файдалануга алынмаган җир өлешләре, эшкәртелми торган сөрү җирләре һәм нәтиҗәсез файдаланыла торган җирләр керә ала.

Марат Әхмәтов шулай ук 2014 елда Татарстан Республикасы буенча пай җирләрен арендага бирү бәясе уртача гектардан 508 сум тәшкил иткәнен билгеләде. Ул иң арзан һәм иң кыйбат аренда бәясе булган районнарны атады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International