Рөстәм Миңнеханов: “Имәнлек” метро станциясе вакытында төзелеп бетәчәгенә ышанам

2015 елның 20 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казандагы яңа “Имәнлек” станциясе белән “Җиңү проспекты” станциясен тоташтырачак “Сөембикә” тонель казу комплексын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты. Әлеге чарада Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ Ирек Фәйзуллин, “Казметрострой” ААҖ генераль директоры Марат Рәхимов һәм башкалар катнашты.

Метро төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, кризиска карамастан, татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен яхшырту алдынгы бурыч булып тора. “Метро иң арзан һәм уңайлы җәмәгать транспорты. “Имәнлек” – Казан метрополитенының беренче линиясенең ахыргы станциясе. Хәзер инде икенче линияне проектлау вакыты җитте”, - дип белдерде Татарстан Президенты. Ул ассызыклаганча, төзелүче “Имәнлек” станциясе якын тирәдә яшәүче кешеләргә кирәк. Казанда метро төзүчеләр эшен югары бәяләп, Рөстәм Миңнеханов “Имәнлек” метро станциясе вакытында төзелеп бетәчәгенә ышануын белдерде.

Шуннан Татарстан Президенты “Сөембикә” тонель казу комплексы эшенә старт бирде, әлеге комплекс “Имәнлек” станциясе белән “Җиңү проспекты” станциясен тоташтырачак. Искәртик, “Имәнлек” метро станциясе 2013 елда төзелә башлады.

Казан метрополитенының үзәк линиясенең ахыргы станциясе Габишев урамы белән Юлиус Фучик урамнары киселешендә урнашкан. Моннан тыш, “Имәнлек” станциясеннән Казан метрополитенының преспектив икенче линиясенә күчеп булачак.

“Казметрострой” ААҖ генераль директоры Марат Рәхимов сүзләренчә, метроның яңа станциясендә барлык төзелеш эшләрен 2016 елның декаберенә тәмамлау планлаштырыла.

Тантаналы чарадан соң Татарстан Президенты төзелеш штабында алга таба төзү эшләренең барышы турында сөйләшүдә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International