Рөстәм Миңнеханов: «Яңарыш» фонды Татарстанның тарихи һәм мәдәни мирасына битараф булмаганнарны берләштерә алды

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды» коммерциячел булмаган оешмасының биш еллыгына багышланган тантанада катнашты. Чара В. И. Качалов исемендәге Казан академик рус зур драма театрында узды. Анда шулай ук «Яңарыш» республика фондының Попечительләр Советы рәисе – Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды» КБО башкарма директоры Татьяна Ларионова, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан муниципаль районнары башлыклары һәм башкалар катнашты.

Шунда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Яңарыш» фонды уникаль, ул төрле оешмаларны һәм кешеләрне берләштерә алды. Аның сүзләренчә, кыска гына вакыт эчендә тиңсез эш башкарылды: 5 ел элек җимерек хәлендә булган дистәләгән объектлар торгызылды. «Изге урыннарны торгызу буенча масштаблы проект нициаторы Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев булды. Бер үк вакытта ислам һәм православие мәдәнияте һәйкәлләрен торгызуга керешеп, Минтимер Шәймиев җәмгыятьне рухи торгызу лидерына әверелде. Сезнең шәхси абруегыз, дәүләт җитәкчесе тәҗрибәгез һәм иксез-чиксез кешелеклелегез уңышларның нигезе булды», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«Яңарыш» фонды Татарстанның тарихи һәм мәдәни мирасына битараф булмаганнарны берләштерә алды, дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов. Беренче көннәреннән үк проектка Россия Президенты Владимир Путин ярдәм күрсәтә башлады. Бүген Татарстанның тарихи мирасын торгызу – гомумдәүләт бурычы.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, фонд максатчан программалар буенча федераль һәм республика акчаларын җәлеп итә алды. «Республика министрлыклары һәм ведомстволары зур ярдәм күрсәтте. Татарстанның эре сәнәгать предприятиеләре – «Татнефть» ААҖ, «ТАИФ» ААҖ, «КАМАЗ» ААҖ һәм башкалар да бихисап ярдәм күрсәтте. Болгар һәм Свияжскны торгызганда Россия һәм чит илләр инвесторлары, компанияләре һәм эре банклары җәлеп ителде. Шулай ук мәгълүм Россия бизнесменнары да хәйрия иганәләре кертте», – диде Татарстан Президенты. Татарстан кешеләре дә фондка гаять зур ярдәм күрсәтте, дип ассызыклады ул. Моннан тыш, һәйкәлләрне торгызу эше Татарстан Республикасы Мөселманнары нәзәрате, Татарстан һәм Казан митрополияләре катнашында алып барылды. Фонд каршында чит илләр белгечләре катнашында халыкара экспертлар советы булдырылды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, федераль министрлыклар – Россия Федерациясе Чит эшләр министрлыгы, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясе Финанс министрлыгы да ярдәм күрсәткән.

«2014 елда борынгы Болгар шәһәре ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде», – диде Татарстан Президенты.

Свияжск утрау-шәһәрен дә Исемлеккә кертү өчен зур мөмкинлекләр бар, дип өстәде Татарстан Президенты. Аның сүзләренчә, мөселман һәм православиенең республикадагы тарихи энҗеләрен торгызу Татарстан Республикасын бөтен дөньяга таныта. «Елдан-ел Свияжск утрау-шәһәренә һәм Болгарга килергә теләүчеләр саны арта. Үткән ел гына да аларга 465 мең кеше килеп киткән», – диде Татарстан Президенты.

Киләчәккә планнар турында сөйләгәндә ул елга вокзаллары буенча эшләр күплеген билгеләп үтте.

«Татарстан – аерым миссияле регион. Монда бөтен дөньяның милләтара һәм конфессиональара татулык тәҗрибәсе саклана. Татарстанның көче – һәрвакыт алга барган килеш, традицияләрне һәм мәдәниятләрне саклап калуда», – диде Татарстан Президенты.

Минтимер Шәймиев, үз чиратында билгеләп үткәнчә, «Яңарыш» фондының казанышлары белән татарстанлылар горурлана ала. «Хәзерге катлаулы заманнарда да һәрвакыт рухи мирасны истә тотарга кирәк. Барыгызга да рәхмәт белдерәсем килә!», – дип өстәде ул.

Ул шулай ук Татарстан Республикасы җитәкчелегенә һәм шәхсән Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт әйтте.

Рөстәм Миңнеханов «Яңарыш» республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиевка һәм «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды» КБО коллективына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.

Тантананың рәсми өлешеннән соң Бөек Болгарны Аксак Тимер тарафыннан алу вакыйгаларына багышланган «Кара Пулат» опера-риваяте күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International