Илдар Халиков “Агымдагы социаль-икътисади шартларда төбәк финанслары белән идарә итү сыйфатын күтәрү” семинар-киңәшмәдә катнашты

2015 елның 24 апреле, җомга
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Агымдагы социаль-икътисади шартларда төбәк финанслары белән идарә итү сыйфатын күтәрү” семинар-киңәшмәдә катнашты.

Семинар Казанда Россиянең ФАС (Монополиягә каршы федераль хезмәт) Уку-укыту методик үзәге мәйданчыгында узды. Бу чарага Идел буе федераль округының финанс органнары җитәкчеләре чакырылган иде.

Илдар Халиков Татарстан Хөкүмәте исеменнән кунакларны сәламләп, бу чараны уздыруга Казанны сайлаган өчен рәхмәт белдерде.
“Фикер алышу өчен мондый мәйданчыкларның булуы белгечләр өчен бик мөһим һәм Россия Федерациясе субъектлары Хөкүмәтләрендә финанс органнары җитәкчеләрендә туган проблемалар хакында фикер алышу мөмкинлеге булуга зур рәхмәт”,- дип билгеләде Илдар Халиков.

ТР Премьер-министры семинарда катнашучыларны кыскача 2014 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының икътисади күрсәткечләре белән таныштырды.

Семинарда чыгыш ясап, РФ финанслар министры урынбасары Алексей Лавров алдагы чорга федераль бюджетны формалаштыру өстендә эшләрнең башлануы алдыннан бу чараның актуаль булуын аеруча ассызыклады.

Алексей Лавров шулай ук РФ Бюджет кодексының яңа редакциясендә үзгәрешләр булачагын хәбәр итте. РФ Бюджет кодексының яңа редакциясе РФ Дәүләт Думасының көзге сессиясендә кабул ителәчәк һәм 2017 елдан эшли башлаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International