Рөстәм Миңнеханов: Республикада яшь буын татарстанлыларны лаеклы үстерүгә бөтен шартлар да булдырылган

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген С.Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залынды "Ана булу изгелеге" бөтенроссия программасының дүртенче форумы үтте.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Федераль Җыелышының Федерация Советы әгъзасы Елена Мизулина, РФ Президентының ИФОда тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Илкүләм дан үзәгенең Попечительләр советы рәисе Владимир Якунин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, "Ана изгелеге" Бөтенроссия программасының Попечительләр советы рәисе Наталья Якунина, иҗтимагый оешмалар, федераль һәм республика хакимият органнары җитәкчеләре, галимнәр һәм дин әһелләре катнашты. 

Форум гаилә тормышының рухи-әхлакый гадәтләрен саклап калу юлларын табуга багышланган иде. 

Форумнда катнашучыларны сәламләп Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Казан әлеге чараны үткәрү урыны итеп очраклы гына сайланмады. Татарстан - әхлаклылык үрнәге, ата-ананы хөрмәт итү һәм үзара ихтирамга нигезләнгән тотрыклы һәм ныклы гаиләләре белән билгеле, дип ассызыклады ТР Президенты. 

"Татарстанда 1 миллионнан артык гаилә бар, һәр бишенче никах - милләтара. Бу безнең горурлыгыбыз, тынычлык һәм тату тормышны саклау нигезе. Бәлки, нәкъ менә шуңа Татарстанда безнең округ регионнары арасында аерылган гаиләләр саны буенча иң түбән күрсәткечләр", - дип белдерде ул. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, республикада яшь буын татарстанлыларны тудыру һәм лаеклы үстерүгә барлык шартлар булдырылган. 2011 елдан бирле халык санының тотрыклы рәвештә артуы – моның иң яхшы дәлиле. Ел башыннан гына Татарстанда 47,5 меңнән артык бала туган. "Без төрле сәбәпләр аркасында авыр хәлдә булган гаиләләргә ярдәм күрсәтәбез. Алар арасында күп балалы гаиләләр, тәрбиягә алынган балалары булган гаиләләр, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр дә бар. Социаль ярдәмгәбаручы акчаның һәр бишенче сумы безнең гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүгә бара", - диде ТР Президенты. Ул ассызыклаганча, республика бюджетының 68 проценты социаль әһәмиятле һәм беренчел чираттагы бурычларны гамәлгә ашыруга юнәлтелә. 2017 елда бу чыгымнарны 75 процентка кадәр арттыру күздә тотыла. Шул рәвешле республикабыз бюджетының социаль юнәлеше гамәлгә ашырыла, диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Татарстанда күп балалы гаиләләр саны 37,5 меңнән артык. Шулардан 24 мең тирәсе шәхси торак төзү өчен җир кишәрлекләре алган. Әлеге территорияләргә коммуналь челтәрләрне үткәрү эше дәвам ителә. Ныклы гаилә генә гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, туган телне, тынычлыкны саклап калуның нигезе була ала, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта бик күп Россия кешесе гаиләсен җиңел генә тарката ала. "Бу безне бик каты борчый. Судта да, ЗАГС органнарында да гаиләләрне рәсми рәвештә аерупроцедурасын катлауландыру буенча закон чыгару инициативасын керттек", - диде ул. 

"Алга таба да гаилә һәм балаларның интеллектуаль, физик, рухи үсеше өчен, сәләтләрен максималь рәвештә тормышка ашыра алсыннар өчен шартлар булдырачакбыз", - дип йомгакалды чыгышын Рөстәм Миңнеханов. 

Шуннан Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Зөлфирә Тлякова (Балтач районы) һәм Наталья Дубининага (Сарман районы ) балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен “Ана даны” медале тапшырылды. 

Илкүләм дан үзәге һәм Андрей Первозванный фонды Попечительләр советы рәисе Владимир Якунинны “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләделәр. Ул Рөстәм Миңнехановка үзенең эшчәнлеген югары бәяләве өчен рәхмәт белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International