Рөстәм Миңнеханов: Бүген ТАНЕКОда инвестицияләрне кире кайтару эше бара

2015 елның 29 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТАНЕКО" төзелеше проектын гамәлгә ашыру буенча республика штабының йомгаклау утырышын үткәрде. Чарада "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов, "ТАНЕКО" генераль директоры Леонид Алехин, ТР Презденты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдинов һәм башкалар катнашты. 

2015 елда комплекс эше турында доклад белән "ТАНЕКО" генераль директоры Леонид Алехин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, ТАНЕКО эшчәнлегенең 2015 елда төп юнәлешләре углеводород чималын эшкәртү һәм нефть продуктларын гамәлгә ашыру, төзелеш һәм нигез майлары производствосын һәм заводның гомуми энергетика хуҗалыгын сафка кертү булды. 

Аның сүзләренчә, ТАНЕКО җайланмаларында нефть чималын эшкәртү күләме 2015 ел ахырына 8 млн. 653 мең тонна булыр дип көтелә. 

Төзелеш проектларын гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Николай Заикин хәбәр иткәнчә, 2015 ел катлаулы булды. Идарә 8 эре проект буенча эш алып барды. Быел рекордлы күләмдә инвестицияләр үзләштерелде - 44 млрд. сум тирәсе. 

ТАНЕКОга 10 ел тулу белән котлап Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, соңгы дүрт елда заводта коммерцияле эксплуатация алып барыла. 

"Бүген без төзелүче объектларны карадык, анда яжа продукция җитештереләчәк, - диде ул. - Бу эш алга таба да дәвам ителергә тиеш. Проект тапшыруны бер айга сузсак та, без бик күп керем югалтабыз, аны инде кайтарып булмый", - дип ассызыклады ул. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген проектлаучылар эше җайга салынган. Бу эш алга таба да шундый ук дәрәҗәдә булырга тиеш, дип йөкләде ул. 

"Бүген проект, төзелеш, эксплуатация буенча белгечләр командалары җыелган, - диде ул. - Икътисадыбызның нигезе - нефть сәнәгате. Төп капиталга инвестицияләр күләме - теләсә-нинди эшчәнлекне бәяләү күрсәткече. Һәм "Татнефть"нең югары үзле нефтьне чыгаруга керткән җитди өлеше - киләчәккә җитди карау ул". 

Рөстәм Миңнеханов ТАНЕКО белгечләренә рәхмәт белдерде, ә хезмәттә үзләрен уңай яктан күрсәткәннәренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International