ТР Премьер-министры Илдар Халиков: Мәскәүдәге Татар мәдәни үзәге турында татарлар күпләп яшәгән башка төбәкләрдә дә сөйләргә кирәк

2010 елның 17 мае, дүшәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Мәскәүнең Әсадуллаев йортында узды.

Исегезгә төшерәбез: Әсадуллаев йорты бүген Россия Федерациясе башкаласының Татар мәдәни үзәге булып тора.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы йорт бинасын карап чыкты, китапханә эше белән танышты, рәсем студиясе, бию түгәрәгенең эшен күзәтте.
 
Илдар Халиковны ТР вице-премьеры - ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советының фән, мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев, ТРның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм башкалар озатып йөрде.

"Мин сезнең эшегез белән танышып чыктым, сезгә рәхмәтемне җиткерергә телим, - дип мөрәҗәгать итте татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә ТР Премьер-министры. - Бергәләп без әлеге үзәкне татарларның рухи үзәгенә әверелдерергә тиешбез".

Илдар Халиков сүзләренчә, Мәскәүдәге Татар мәдәни үзәге эшчәнлеге турында татарлар күпләп яшәгән федерация субъектларында да сөйләргә кирәк.

Илдар Халиков 2002 ел Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча Россиядә 5,55 млн. татарның яшәвен искә төшерде.

Татарстан Премьер-министры татар диаспорасы вәкилләрен Татарстандагы социаль-икътисадый, мәдәни вәзгыять белән таныштырды.

Мәгълүмат өчен:
Әсадуллаев йорты Шәмси Әсадуллаев акчасына 1914 елда төзелә. Әлеге бинада татар мәдәни үзәге урнашкан була.

Бөек Ватан сугышы елларында бинада хәрби госпиталь урнаша, соңрак бина чит ил эшләре буенча халык комиссариаты карамагына тапшырыла.

Сугыштан соңгы елларда барлык татар җәмәгатьчелеге дә әлеге йортны кире кайтару теләге белән яши.

2003 елның 19нчы сентябрендә Әсадуллаев йорты татар җәмәгатьчелегенә тапшырыла. Тантанада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Мәскәү мэры Юрий Лужков катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International