Европа һәм Төньяк Америка “Аммоний” АҖ өчен төп чит ил базары булды

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

Европа һәм Төньяк Америка “Аммоний”АҖ  (Менделеев ш.) өчен төп чит ил базары булды. 

Бүген ТР Хөкүмәте бинасында үткәрелгән брифингта “Аммоний” АҖ Директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков шул хакта белдерде.

Брифингның төп темасы Менделеев шәһәрендә “Аммоний” АҖ  файдалануга тапшыру булды.

Искәртеп үтик: аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча “Аммоний” комплексы Менделеев шәһәрендә проект куәтенә эшли башлады. 12 февраль кич аны, Чаллы шәһәреннән торып, Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшләтеп җибәрде.

Продукция чыгаруның фаразлана торган еллык күләме – 717 мең тонна аммиак, шул кадәр үк карбамид, 233 мең тонна метанол, 300 мең тонна чамасы аммиак селитрасы, диде Р. Ханбиков.

Шуның белән бергә, Ринат Ханбиков билгеләгәнчә, Татарстан елына якынча 1 млн. т ашлама куллана.

2010 елның 13 ноябрендә Япониядә шушы илнең "Mitsubishi Heavy Industries" һәм "Sojitz Corporation" компанияләре, шулай ук "CNCEC" Кытай компаниясе составында чит ил компанияләре консорциумы белән контракт төзелде”, – дип сөйләде Р.Ханбиков.

2015 елның июнендә “Аммоний” комплексында беренче партия продукция – аммиак алына.

XXI гасыр продукты – метанол зур ихтыяҗга ия, шулай да төп сатып алучылар рәтендә – “Түбәнкаманефтехим” оешмасы, дип тәгаенләде “Аммоний” Директорлар советы рәисе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International