Илдар Халиков ТР буенча Суд приставлары идарәсенә закон дәрәҗәсендә бурычларны түләттерү чараларын киңәйтү буенча инициативалар белән чыгуны тәкъдим итте

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

Суд приставлары хезмәтенең бердәнбер бурычы – урыннарда башкарма производстволарның тиешенчә төгәл һәм вакытында үтәлүе. Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең коллегия утырышында шулай дип белдерде.

Төп доклад белән идарә башлыгы – ТРның баш суд приставы Радик Ильясов хисап тотты.

“Суд приставлары хезмәте хакимият вәкиле генә түгел, чын-чынлап хокукый дәүләтнең йөзе булып тора. Әгәр суд карарлары тиешенчә үтәлмәсә, башка дәүләт органнары эше бушка булачак. Сезнең эшегезнең әһәмияте бик зур”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.

Хөкүмәт җитәкчесе идарә эшчәнлегендәге уңай һәм тискәре якларга тукталды. Аның әйтүенчә, башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанның суд приставларына йөкләнеш зур булса да, бу безнең өчен аклану була алмый. “Безнең бердәнбер бурыч – урыннарда башкарма производстволарны тиешенчә төгәл һәм вакытында үтәү”, - диде ул.

Илдар Халиков узган елның Россия һәм Татарстан өчен җиңелләрдән булмавын, шулай да, республиканың елны берникадәр үсеш белән төгәлләвен шәрехләде. Ул Радик Ильясов сүзләрен җөпләп, икътисади вазгыятьнең начараюы башкарма производстволар саны артуында чагылыш тапмавын уңай яктан билгеләп үтте. “Татарстан башкарма производстволар саны арткан субъектлар исемлегенә эләгергә дә тиеш түгел. Без Идел буе федераль округы төбәкләре арасында хезмәт хакы күләме, торакны файдалануга кертү, авыл хуҗалыгы сәнәгате үсеше, данәләп сату әйләнеше, түләүле хезмәтләр саны буенча алдынгы”, - диде Премьер-министр.

Хөкүмәт башлыгы бюджетка акча кереме дә суд приставлары эшенең нәтиҗәлелегенә бәйле булуын ассызыклады. Ул идарәдә мәгълүмати тәэминат, матди җиһазланыш мәсьәләләре хәл ителгәнен, узган елда аеруча эре структур бүлекчәләрнең нәтиҗәлелеген арттыруга 5 сервер бүлеп бирелгәнен, гомуми юрисдикция судлары биналарына, җәмәгать судьялары суд участокларына үткәрү постларында җиһазланыш артуын санап узды. Илдар Халиков әйтүенчә, видеокүзәтү камералары белән тәэминат 100 процентка җиткән. Яр Чаллыда суд приставларының өч бүлеге төзекләндерелгән.

Уңышларга килгәндә, Премьер-министр азагына җиткерелгән башкарма производстволар саны 12,3 процентка артуын билгеләп узды. Производстволарның 67 проценты үтәлгән, 7,7 млрд сум акча түләттерелгән. Өлешчә түләттерүләрне исәпкә алып, барлыгы 10 млрд сумнан артык акча түләттерелгән. Нәтиҗәдә, Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына 2,9 млрд сумга якын акча күчерелгән, шул исәптән ТР бюджетына – 1 млрд 829 млн сум.

Илдар Халиков юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә штрафлар түләттерү юнәлешендә саллы эш башкарылганын билгеләп узды. Саклык банкында ачылган исәп-хисап счетларыннан акча электрон юл белән салдырылган, төбәк дәрәҗәсендә смс-хәбәрләр юлланган һәм башкалар.

Суд эшчәнлекләренең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү нәтиҗәсендә, суд приставлары тарафыннан тыелган предметлар уздырырга омтылыш булган 1346 факт фаш ителгән, эзләүдә булган 141 граждан тоткарланган, шул исәптән 14е – авыр җинаятьләр кылган өчен.

“Әлбәттә, проблемалы мәсьәләләр дә бихисап. Былтыр эшчәнлек нәтиҗәлелегенә бәя бирүнең төп критерие үтәлмәгән – чынлыкта үтәлгән документлар өлеше нибары 43, 2 процент тәшкил иткән, гәрчә норматив 47,5 процент булса да. Суд приставлары бүлекчәләренә бу күрсәткечне арттыруга омтылырга кирәк”, - дип белдерде Илдар Халиков.

Башкарма производство кысаларында милеккә арест салу чарасының нәтиҗәлелегенә тукталып, Премьер-министр аның күбрәк кулланылырга тиешлегенә басым ясады. Башкарма документларны теркәү, башкарма производстволар кузгату, бурычлыларны хәбәрдар итү, кисәтү срокларын бозу фактлары, мәҗбүри үтәтү чараларының тулысынча эшкә җигелмәү очраклары бар. “Шул рәвешле, башкарма производство якларының хокуклары һәм мәнфәгатьләре бозыла. Мин җитәкчеләргә күп еллар дәвамында Федераль салым хезмәтендә булган тәҗрибәне кулланырга тәкъдим итәм. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә, көндәлек режимда процессуаль процедуралар бозылу фактларын күзәтеп барырга мөмкинлек бирә торган программа продуктын гамәлгә кертү кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте ул.

Хөкүмәт башлыгы идарә структурасында эшләгән кайбер җитәкчеләрнең вазифаларыннан азат ителүенә, язма гариза, протестлар саны артуына игътибарны юнәлтте. “Салымнарның тулы күләмдә җыелуы – Салым хезмәте белән уртак эшчәнлекнең төп юнәлешләренең берсе. Моның өчен яңа хезмәттәшлек формаларын эзләргә кирәк”, - диде ул.

Премьер-министр аеруча киң яңгыраш алган мөрәҗәгатьләргә тукталды. Ул ассызыклаганча, алиментларны түләттерү буенча эшне көчәйтү зарур. Былтыр әлеге категориягә караучы башкарма производстволарның нибары 44 проценты чынлыкта үтәлгән. “Алимент бурычларыннан качып йөрүче затларны җинаять эзәрләвенә дучар итәргә кирәк”, - дип белдерде ул. Хезмәт хакын вакытында түләттерү әһәмиятен ассызыклап, Илдар Халиков прокуратураның муниципаль органнар белән җайга салынган эшен билгеләп узды. Ул хезмәт хакы буенча бурычлар күпкә кимегән булса да, производстволарның ник 85 проценты гына үтәлгән булуына гаҗәпләнде.

Илдар Халиков билгеләп узганча, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләттерү белән бәйле производстволарның 50 проценттан киме үтәлгән. “Бу суд приставларының гына түгел, идарәче компанияләрнең дә, муниципаль органнарның да уртак эше булырга тиеш”, - дип басым ясады ул. Хөкүмәт җитәкчесе ТКХ өчен түләү 100 процент булган районнарның ни өчендер берьюлы суд приставлары эшендә начар исемлеккә эләгүенә гаҗәпләнде. Моны ачыклап, белешмә бирергә кушты.

Премьер-министр бурычларны түләттерү буенча барлык механизмнарны эшкә җигәргә кирәклеген әйтте. Милеккә арест салу, РФ чикләреннән чиктә чыгуны чикләү, “Мобиль пристав” системасы һәм башка яңа техник чараларны кулланырга кирәклегенә басым ясады.

Илдар Халиков хезмәтнең кадрлар потенциалын ныгыту, эшкә сәләтле коллективны саклап калу әһәмиятен ассызыклады. “Гражданнарыбызның хокук, мәнфәгатьләре яклануы сезнең эшегездән тора”, - диде.

Премьер-министр елдан-ел идарә күрсәткечләренең яхшыруы күзәтелсә дә, башкарма производстволар үтәлеше 47 түгел, 97 процентка җитәргә тиешлегенә игътибарны юнәлтте. “Иске эш алымнары белән генә бу бурычны хәл итеп булмый”, - дип, Илдар Халиков, министрлык һәм ведомстволар белән берлектә, йөкләнешне киметә, нәтиҗәлелекне арттыра алырлык ысулларны эзләргә, уртак мәсьәләләрне хәл итү юлларын табарга, закон чыгару дәрәҗәсендә дә суд приставлары эшен җиңеләйтә алырлык механизмнарны эшкә җигәргә кушты. “Башка структуралар белән өзлексез җайга салынган эш булган өлкәләрдә югары күрсәткечләр күрәбез”, - дип, ул ЮХИДИ һәм Салым хезмәте белән уртак эшчәнлекне мактап телгә алды. 

Илдар Халиков Юстиция министрлыгы белән берлектә, Суд приставлары хезмәтенә, федераль министрлык һәм ведомстволар, Дәүләт Думасының Татарстаннан депутатлары катнашында, закон чыгару дәрәҗәсендә, суд карраларының төгәл һәм вакытлы үтәлүенә китерерлек яңа процедуралар, яңа норматив-хокукый актлар инициативасы белән чыгарга өндәде.

Коллегия утырышында катнашкан ТР прокуроры урынбасары Марат Долгов та суд приставларын бурычлыларга карата катгый чаралар күрергә өндәде. “Төрле чикләүләр системасын камилләштерүдән тыш, РФ ҖКның 315 нче маддәсе (суд карары яки башка суд актының үтәлмәве) буенча җинаять эшенә тарту мәсьәләсендә чараларны кырысландыру ихтыяҗы туды. Үтәлешнең бүгенге көн дәрәҗәсендә маддә кулланылмый диярлек”, - дип билгеләп узды ул. Прокуратура мәгълүматлары буенча, суд актын үтәмәгән өчен, 8 җинаять эше кузгатылган, аларның 4се Биектау районында бер кешегә мөнәсәбәттә.

Марат Долгов суд приставлары чакыруы буенча килүдән тайпылып йөрүче, җинаять җаваплылыгы турындагы кисәтү алудан баш тартучы хакимият органнары вазифаи затларына, муниципалитетларга карата катгый чаралар күрергә өндәде. “Үз хезмәтегезнең абруен күтәрегез”, - дип мөрәҗәгать итте ул суд приставларына.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International