Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Авиатөзелеш районы буенча җәмәгать судьяларының яңа бинасында (Лукин ур., 2/15) булды.
Аны Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы юстиция министры Лариса Глухова, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов һәм башкалар озата йөрде.
Рөстәм Миңнеханов суд бинасын карап чыкты. Аерым алганда, кабинетларга, утырышлар залларына һәм архив бүлмәсенә керде. Татарстан Республикасы Президенты заманча техник җайланмалар булуны һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен тудырылган шартларны югары бәяләде.
Суд коллективы белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов хезмәткәрләрне яңа бинага күчүләре белән котлады. «Бүген җәмәгать судьялары бик җитди мәсьәләләрне хәл итәләр, даими рәвештә халык белән эшлиләр, - диде ул. - Авиатөзелеш районы буенча җәмәгать судьялары өчен йөкләнеш аеруча зур, чөнки Казанның бу өлешендә йөз меңнән артык кеше яши – бу зур булмаган шәһәр халкы кадәр. Шуңа күрә без судны ихтирам итәргә һәм аның хезмәткәрләре эше өчен уңайлы шартлар тудырырга тиеш».
Шулай ук Татарстан Президенты Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗевны туган көне белән котлады, аңа бүген 59 яшь тула. Рөстәм Миңнеханов аңа сәламәтлек һәм эшендә киләчәк уңышлар теләде.