Рөстәм Миңнеханов Россиядә бердәнбер булган 700 кВ егәрлекле югары вольтлы сынау станциясен эшләтеп җибәрде

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

Татарстан - Россиядә 500 кВ егәрлекле югары вольтлы кабель җитештерә һәм аны сыный ала торган бердәнбер төбәк. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уникаль сынау станциясен беренче эшләтеп җибәрү чарасында игълан ителде.

Бу тарихи вакыйгада ТР Президенты, «ИНВЭНТ» компанияләр төркеме җитәкчесе, федераль министрлыклар вәкилләре, ДК продукциясен кулланучылар, шулай ук Германиянең "HIGHVOLT" компаниясе директоры Ральф Бергман катнашты. Нәкъ менә алар Татарстанны лаборатория өчен кирәкле җиһаз белән тәэмин иткән.
"Күптән түгел генә безнең хыял булган кайбер проектлар бу мәйданчыкта чынга ашырылды, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. - Без заманча кабельнең ничек җитештерелүен, сынаулар үткәрергә мөмкин булган лабораторияне күрдек. Хәзер без биредә Россия энергетика базары өчен төрле корылмалар җитештерергә сәләтле", - дип өстәде Татарстан Республикасы Президенты.

"Безнең ил җитәкчелеге - Президент Владимир Владимирович Путин билгеләгән стратегия кысаларында, биредә читтән кертелә торган товарларны алмаштырырлык продукция җитештерү өчен зур эшләр башкарыла", - дип билгеләп үтте Р.Н. Миңнеханов. Элек югары вольтлы кабельне чит илдән сатып алырга туры килә иде. Хәзер Россия, Татарстан аны мөстәкыйль рәвештә җитештерә.

РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында «Таткабель»гә төбәк сәнәгать компаниясе буларак түгел, ә гомумроссия күләмендәге компания итеп карыйбыз", - дип белдерде РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының станок төзү һәм машина төзелешендә инвестицияләү департаменты директоры урынбасары Олег Токарев. Ул, дәүләт федераль программа кысаларында компанияләр төркеменә ярдәм күрсәтеп килде һәм киләчәктә дә ярдәм итәргә әзер, дип өстәде.

ТР Президенты «Таткабель» заводы директорына профессиональ эшчәнлеге һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Татарстан Республикасы каршындагы хезмәтләре өчен" орден медален тапшырды. Предприятие җитәкчесе ТР Президентына станциянең югары вольтлы кабельне сынау өчен станциясен әзер булуы турында белдерде һәм аны эшләтеп җибәрүгә рөхсәт сорады. Рөстәм Миңнеханов риза булуын белдерде.

Беренче эшләтеп җибәрү корылманы 420 кВ-ка кадәр җиткерде. Киләчәктә биредә егәрлеге 700 кВ булган кабель җитештерергә һәм сынарга мөмкин булачак, диде «ИНВЭНТ» ДК идарәсе рәисе Эльбек Сафаев. Үз табышларыннан ярты миллиард акча юкка сарыф ителмәгән, дип ышана ул. Яңа продукция - 500кВ югары вольтлы кабель кызыксыну уятты. "Заявкалар бар. Быел ук беренче нәтиҗәләр булыр дип ышанам", - диде Сафаев.

Киләчәктә халыкара сертификат алу һәм чит ил базарларына чыгу планлаштырыла.

Хәзер «ИНВЭНТ» ДК 8 эре предприятиене берләштерә, Татарстанда 2007 елда булдырылган. Компания эшчәнлегенең төп юнәлешләре - электротехник һәм җылыту техникасы продукциясе җитештерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International