Рөстәм Миңнеханов: Россиядә бөтен махсус икътисадый зоналар табышының 66 % "Алабуга" МИЗ га туры килә

2016 елның 5 июле, сишәмбе

Бүгенге көндә Россиядә бөтен махсус икътисадый зоналар табышының 66 % "Алабуга" МИЗ га туры килә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов"Алабуга" махсус икътисадый зонасына 10 ел тулуга багышланган киңәшмәдәге чыгышында хәбәр итте. 

Киңәшмә "Алабуга" административ-эшлекле үзәк бинасында үтте. 

Киңәшмәдә Мәскәү шәһәре мэры Сергей Собянин, Россия Федераль салым хезмәте башлыгы Михаил Мишустин, Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте буенча урынбасары Марат Хөснуллин, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) ректоры Владимир Мау һәм башкалар катнашты. 

Татарстан Респбуликасында урнашкан "Алабуга" махсус икътисадый зонасының ун еллыгы белән котлау сүзендә Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, вакыт тиз үтте. Ул искәрткәнчә, махсус икътисадый зона булдыру идеологы Герман Греф булды, дөнья тәҗрибәсен өйрәнү һәм производстволар оештыру турында карар кылынды. 

Рөстәм Миңнеханов аеруча ассызыклаганча, "Алабуга" махсус икътисадый зонасында Россиягә рәсми визиты кысаларында Сингапур министр-остаз Ли Кван Ю булган. 

Без бу арада күп нәрсәгә өйрәндек, диде Рөстәм Миңнеханов, ничек компанияләр белән эшне алып барырга, ничек инвесторларны чакырырга. 

Ул вакытта бу сәнәгать зоналарының берсе иде, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, бүген биредә 48 резидент, 22 завод һәм тагын берничә предприятие ел дәвамында ачылачак. 

Әлбәттә, без биредә йөздән артык компания эшләвен теләр идек, диде Татарстан Президенты, һәм бүген "Алабуга" МИЗ да югары квалификацияле белгечләрне чакыру, яңа производстволар ачу өчен барысы да бар. 

Рөстәм Миңнеханов ул чорда ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры булган һәм махсус икътисадый зона территориясендәге төзелеш белән шөгыльләнгән Марат Хөснуллинга рәхмәт белдерде. 

Татарстан Президенты шулай ук "Алабуга" махсус икътисадый зона ихтыяҗлары һәм мәнфәгатьләре белән яшәгән "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиевка рәхмәт сүзләре җиткерде. 

"Ун ел - аякка басу чоры, - диде ул. - Алга таба җитди казанышлар булырга тиеш. Барыгызга да рәхмәт!". 

Мәскәү мэры Сергей Собянин чыгышында "Алабуга" МИЗ да күргән производстволар турында сөйләде. 

"Мәскәү - эре сәнәгать шәһәре, һәм безгә иң эре махсус икътисадый зонаның ничек эшләве кызык, - диде ул. - Билгеле, бөтен дөньядан производстволар җыю җиңел эш түгел! Кыска вакытта сез сәнәгать үзәге төзедегез". 

Сергей Собянин шулай ук якындагы арада Россия Хөкүмәте махсус икътисадый зоналарны регионнар карамагына күчерәчәге турында искәртте, һәм шул очракта МИЗ үсеше тагын да нәтиҗәлерәк булыр дигән өметен белдерде. 

Федераль салым хезмәте башлыгы Михаил Мишустин билгеләгәнчә, мәгълүматлар буенча 2023 елга "Алабуга" МИЗ резидентлар санын 120 гә җиткермәкче, ә хәзер биредә 48 резидент. 

Махсус икътисадый зона үсеше перспективалары турында "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев сөйләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International