ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры: Татарстан Республикасында бүгенгә 8% мәйданда игеннәр җыеп алынган, бу – 122 мең га

2016 елның 23 июле, шимбә

Татарстан Республикасында урып-җыю темплары турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

Марата Әхмәтов сүзләренчә, республикада урып-җыю кампаниясе бөтен көченә бара. Бүгенгә 8% мәйдан җыеп алынган, бу – 122 мең, 416 мең тонна иген суктырылган. Уңдырышлылык – 34,1 ц/га.


Апас, Актаныш, Кайбыч, Буа, Зәй, Чистай, Алексеевск һәм Әлки районнарында эшләр яхшы темпларда бара. Артта калучылар арасында – Мөслим, Яңа Чишмә, Чирмешән, Чүпрәле районнары.

Министр билгеләп үткәнчә, республиканың Көньяк-Көнчыгышы корылыктан зыян күрде. Төп зыян күргәннәр арасында – Баулы, Ютазы һәм Бөгелмә  районнары, бу авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен урып-җыюга иртәрәк керершергә этәрергә тиеш иде. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры хәбәр иткәнчә, бу территорияләрдә басуларның 7%ы гына җыеп алынган – бу алдынгы районнардан ике мәртәбәгә ким.

«Районнар арасында да, хуҗалыклар арасында да аерма зур. Мәсәлән, Баулы  районының «Кызыл Яр» ҖЧҖ басуларының 17%ы җыеп алынган инде. Шул ук вакытта «Березовские Зори» игеннәрне суктырырга да керешмәгән. Шундый ук ситуация Биектау, Яңа Чишмә, Питрәч, Лаеш районнарында күзәтелә», - диде М. Әхмәтов.

Республикада барысы сыйдырышлылыгы 2,3 млн. тонна булган 42 элеватор бар. Алар бар да уңышны кабул итә башлаган.

Азакта Марат Әхмәтов белдергәнчә, уҗым культуралары әйбәт хәлдә. Бүгенгә республика буенча уртача уңдырышлылык - 34,1 ц/га, бу – асылда уҗымлыларның әйбәт булуы нәтиҗәсе.   

Районнар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов көзге чәчүгә әзерлекне башларга кушты.   

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, бүген ашламалар алу өчен өстәмә акчалар бирү карала. Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча әлеге акчаларны хуҗалыклар арасында бүлү өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җаваплы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International