Әсгать Сәфәров волейболчы Мария Бородаковага “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медален тапшырды

2016 елның 29 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе, “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте иҗтимагый-дәүләт оешмасы советы рәисе Әсгать Сәфәров волейболчы Мария Бородаковага “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медален һәм “Татарстан Республикасы “Динамо” оешмасының 90 еллыгы” юбилей медален тапшырды.

Бу тантана Казан Кремлендә узды. Чарада шулай ук Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Волейбол федерациясе башкарма директоры Мансур Кәримов, “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасы директоры Сергей Чернышов, “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасының баш тренеры Ришат Гыйлаҗетдинов катнашты.

Искә төшерәбез, быел яз көне Россия спортчысы “Динамо-Казан” волейбол командасыннан китүе һәм уен карьерасын тәмамлавы турында хәбәр итте.

Әсгать Сәфәров Мария Бородаковага Россия һәм Татарстан спорты үсешенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде. “Волейбол бүген республикада яраткан спорт төрләренең берсе санала, һәм аны яратучылар саны да арта, монда сезнең хезмәтегез дә зур”, - дип ассызыклады ул.

Белешмә өчен:

Мария Бородакова (1986 нчы елның 8 мартында Түбән Новгородта туган) - илкүләм җыелма команда әгъзасы (2005-2013), ике тапкыр дөнья чемпионкасы (2006, 2010), ике тапкыр Европа чемпионатлары призеры (2005, 2007), 8 тапкыр Россия чемпионкасы.

2008 елда Пекинда һәм 2012 елда Лондонда Олимпия уеннарында катнашкан. 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада җиңүчесе.

“Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол клубы өчен чыгыш ясаган һәм 2010 елның июленнән 2016 елның апреленә кадәр команда капитаны булган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International