Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе кырларында уңыш җыю барышы белән танышты һәм 2600 баш ЭМТкә исәпләнгән мегафермада булды

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уңыш җыю барышы белән танышу өчен Әгерҗе муниципаль районы кырлары өстеннән очып узды. 

Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Валерий Макаров белән «Ак Барс» холдингына кергән «Агрофирма-Әгерҗе» ҖЧҖ кырлардагы эшләр барышын тикшерде. 

Яңа Авыл авылы янындагы кырларда механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм районның авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу үтте. ОЧрашуда "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров та катнашты. 

Рөстәм Миңнехановка урып-җыю эшләре барышы турында хәбәр иттеләр. Бөртеклеләрне җыю 80 %ка тәмамланган. 

Шуннан Татарстан Президенты Яңа Авыл авылы янындагы 2600 эре мөгезле терлеккә исәпләнгән мегафермасында продукция җитештерүне карады. 

Мегаферма 2013 елда сафка кертелгән. Җитештерүнең планлаштырылган күләме - елына 16,7 мең тонна. Проектның гомуми бәясе - 1179 млн. сум. 

2015 елда мегафермада 14 мең тонна сөт җитештерелгән. 2016 елның 7 ае нәтиҗәләре буенча сөт җитештерү күләме 8430 тонна тәшкил итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International