Илдар Халиков Чаллыда хоккей кәшәкәсе җитештерүче завод ачылышында катнашты

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Чаллыда хоккей кәшәкәсе җитештерүче “ЗаряД” заводы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, дүрт тапкыр Гагарин кубогы иясе, өч тапкыр дөнья чемпионы Данис Зарипов катнашты.

Илдар Халиков үзенең сәламләү сүзендә әлегә кадәр Россиядә карбоннан эшләнгән кәшәкәләрнең җитештерелмәве, бу заводның илдә шундый кәшәкәләр җитештерүне җайга салучы беренче предприятие булуы турында билгеләде.          

Шулай ук Премьер-министр, бу завод ТОСЭР резиденты, дип өстәде һәм аңа киләчәктә уңышлар теләде.

Алга таба кунаклар заводның җитештерү линиясе белән таныштылар, әзер продукция ассортиментын карадылар.

Заводның гомуми күләме 2500 кв. м. тәшкил итә. Бүгенге көндә анда 73 кеше эшли, алга таба тагын 50 эш урыны булдыру планлаштырыла.

Тугыз исемдә, дүрт сериядә кәшәкәләр эшләп чыгарылачак: “АК”, “С”, “Балалар өчен” һәм “Махсус серия”.

2018 елга елына 40мең кәшәкә җитештерү планлаштырыла. Бу вакытка бюджетка салым күчерү күләме елына 60 млн сум тәшкил итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International