Рөстәм Миңнеханов Астанада «ЭКСПО-2017» күргәзмә комплексында булды

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

Бүген Астанага эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ЭКСПО-2017» күргәзмә комплексында булды. Анда киләсе ел җәендә халыкара махсуслаштырылган күргәзмә үтәчәк.

"Киләчәк энергиясе" темасына багышланган ЭКСПО-2017 бөтендөнья универсаль күргәзмәсе Казахстан башкаласында 2017 елның 10 июненнән 10 сентябрьгә кадәр узачак. Оештыручылар мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә 103 ил һәм 17 халыкара оешма катнашуларын расладылар. 

«ЭКСПО-2017» күргәзмә комплексында бүген төп төзелеш эшләре тәмамланып килә. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, халыкара, тематик һәм корпоратив павильоннардан башка, биредә сәүдә-икътисадый зона, конференц-зал, пресс-үзәк, кунакханә, торак йортлар - барлыгы 35 объект эшлиячәк. Күргәзмә үзәгенең гомуми мәйданы - 174 гектар. 

Комлпексны карагач, Рөстәм Миңнеханов «Астана ЭКСПО-2017» милли компаниясе" АҖ идарәсе рәисе Әхмәтҗан Есимов һәм ЭКСПО-2017 бөтендөнья универсаль күргәзмәсенең Казахстан Республикасында комиссары Рапил Жошыбаев белән очрашты. 

Әхмәтҗан Есимов сүзләренчә, халыкара павильоннар төзелешен октябрь аенда тәмамлау каралган. Аннан алар күргәзмәдә катнашучыларга биреләчәк, алар инсталяцияләрен әзерли башлыйлар. "Без ЭКСПО эшендә Татарстан катнашса шат булыр идек. Я Россия павильоны кысаларында, я башка формада", - дип мөрәҗәгать итте ул Рөстәм Миңнехановка. 

ТР Президенты ассызыклаганча, төзелүче күргәмзә комплексы Татарстан өчен бик кызыклы. Ул искәрткәнчә, 2019 елда Казанда WorldSkills Competition һөнәри осталык бөенча дөнья чемпионаты үтәчәк. 

"Әлеге чараны уздыру яңа күргәзмә комлпексын төзүне таләп итә. Без "Казан-ЭКСПО" ны төзи башладык, һәм бу өлкәдә тәҗрибә белән уртаклашу безгә файдалы булачак", - диде ТР Президенты. 

ОЧрашу ахырында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Астана ЭКСПО-2017» милли компаниясе" АҖ арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды. Документка имзаларын Рөстәм Миңнеханов һәм Әхмәтҗан Есимов куйдылар. Әлеге меморандум кысаларында яклар инвестицион мохитне яхшырту, туристлар санын арттыруда административ киртәләрне киметү, күргәзмә эшчәнлегендә тәҗрибә уртаклашу өлкәсендә багланышлар каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International