Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискодагы Америка-Россия эшлекле советы чаралары кысаларында берничә очрашу үткәрде

2016 елның 12 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШ на визиты барышында Сан-Францискодагы Америка-Россия эшлекле советы чаралары кысаларында берничә очрашу үткәрде.

Беренче очрашу Medtronic компаниясенең дәүләт органнары белән элемтәләр буенча вице-президенты Тревор Ган белән булды. Әлеге компания - медицина җиһазларын җитештерүчеләр арасында иң эреләренең берсе. Кардиостимуляторлар, имплантлана торган кардиомониторлар җитештерә. 

Тревор Ган хәбәр иткәнчә, республика белән хезмәттәшлекне үстерү өчен киртәләр юк - Татарстанда яхшы инфраструктура, инвестицияләр өчен уңай мохит, медицина хезмәткәрләрен әзерләү дәрәҗәсе югары. 

Рөстәм Миңнеханов "Эйдос-медицина" компаниясе белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен карарга тәкъдим итте. Россия базарына чыгу өчен медицина җиһазларын җитештерү буенча уртак предприятие оештыруны карарга кирәк, дип тәкъдим итте ул. ТР Президенты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына бу мәсъәлә буенча эш төркемен булдыруны йөкләде. 

Аннары Mars компаниясе җитәкчелеге белән очрашу булды (азык-төлек сәнәгате). 

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан Республикасы производство оештыру өчен уңай шартлар тәкъдим итә. Мин сезне ярдәм тәэмин итүемдә ышандыра алам, дип ассызыклады ТР Президенты. 

Әлеге вакытта Mars иң яхшы кондитер компанияләренең рейтингына керә. Шоколад, азык-төлек продукциясен, эчемлекләр һәм башкаларны җитештерә. Россия базарында компания 20 ел дәвамында эшли. РФ 4 регионында 9 фабрика ачылды.

Mars компаниясенең инвестицияләр һәм глобаль сатулар буенча бүлекчәсе башлыгы Мэри Латимер хәбәр иткәнчә, компания җитештерү локальләштерүне өстенлекле максат дип саный. Без йорт хайваннары өчен ризык җитештерүдә Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясен файдалану мөмкинлеген карар идек, диде ул. 

ТР Президенты бу мәсьәлә өчен эш төркеме булдырырга йөкләде. 

АКШ на эш визиты ахырында Рөстәм Миңнеханов Caterpillar һәм Solar Turbines каомпанияләре вәкилләре белән очрашты. 

Caterpillar Inc. - эре махсус техника җитештерүчеләрнең алдынгы компаниясе. Җир казу-транспорт техникасын, төзелеш җиһазларын, дизель моторларын һәм башкаларны җитештерә. 

Solar Turbines Inc. (Caterpillar Inc. составында) - сәнәгый газ-турбина энергия системаларын, сәнәгый газ турбиналарын, табигый газ компрессорларын һәм насос системаларын җитештерә. 

Рөстәм Миңнеханов компанияләр вәкилләрен Татарстан Республикасына "КМПО" АҖ, "Казанкомпрессормаш" ААҖ белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен билгеләү өчен чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International