Казан аэропортында "Боинг–737" һәлакәте корбаннарын искә алдылар

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген “Казан” халыкара аэропортында “Боинг–737" очкычы һәлакәтенә өч ел тулуга багышланган матәм митингы булды, анда 50 кеше һәлак булган иде.  

Бу чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, шулай ук һәлак булганнарның  туганнары катнашты.

Митинг башланганда авиаһәлакәт корбаннарын  исемләп искә алдылар. Аннары бер минутлык тынлык игълан ителде. Аннан соң митингта катнашучылар һәлак булганнарның фамилияяләре язылган мемориаль комплекска чәчәкләр куйдылар.

Митинг барышында Росия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе психологлары, социаль яклау органнары хезмәткәрләре, шулай ук ашыгыч медицина ярдәме бригадасы дежур торды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International