Татарстан Президенты: Бүген Казан төгәл машиналар төзелеше заводы гаять зур үсеш потенциалына ия

2016 елның 18 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясенең фәнни-техник советының Казан төгәл машиналар төзелеше заводына (КЗТМ) 75 ел тулу уңаеннан уздырылган утырышында катнашты.

Чара башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясенең фәнни-техник советы рәисе - РФ ХСК коллегиясе рәисе урынбасары Юрий Михайлов заводның җитештерү мәйданчыкларында булдылар. «КЗТМ» ФКП директоры Артур Хисамиев предприятиенең агымдагы эшчәнлеге, шулай ук булган куәтләрне яңарту чаралары турында сөйләде. 

Шуннан соң кунаклар «Точмаш» заводының тарих музеена юнәлделәр. Экспозициягә мәгълүмат стендлары, төрле документлар, фотографияләр, бүләкләр һәм КЗТМда төрле елларда чыгарылган продукция үрнәкләре куелган.   

Утырышны ачып, Юрий Михайлов билгеләп үткәнчә, Татарстан – Россия оборона сәнәгате үзәкләренең берсе.

«Республикада төрле юнәлештәге заводлар урнашкан: сугышчан припаслар, авиация эшләнмәләре, машина төзелеше. ОСК күзлегеннән куәтле төбәк бу», - диде Юрий Михайлов.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында әлеге чараны уздыру урыны итеп Татарстан башкаласын, «КЗТМ» ФКПны сайлаган өчен рәхмәт белдерде.  

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, озак вакытлар «Точмаш»ның язмышы хәл ителмәгән килеш кала. Заводны киләчәктә эксплуатацияләүнең максатка ярашлыгы мәсьәләләре дә күтәрелә. Федераль үзәк ярдәме белән КЗТМны саклап калып булды. «Бүген бу предприятиенең  перспективасы гаять зур. Бу заводта чыгарылучы продукция илебезгә кирәкле, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Аны техник яктан яңадан коралландыру һәм реконструкцияләү өчен бик зур инвестицияләр кертелде».

Оборона заказы – күп кенә предприятиеләребез өчен тотрыклы эш чыганагы, диде Рөстәм Миңнеханов. «Точмаш»та гына 850ләп кеше эшли.  

Рустам Минниханов билгеләп үткәнчә, Советлардан соң чорда Татарстанда бер оборона заводы да ябылмады. «Иң катлаулы заманнарда да ил җитәкчелеге бу хәлләргә битараф булмады, республика белән бергә бу предприятиеләрнең киләчәк язмышын хәл итүдә катнашты», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Казан төгәл машиналар төзелеше заводы хезмәткәрләрен заводның 75 еллыгы белән котлады, шуннан соң предприятиенең алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International