Рөстәм Миңнеханов: Торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен бурычлар артуны булдырмаска кирәк

2016 елның 3 декабре, шимбә

Быелның ун ае эчендә Татарстан халкы 18 меңнән артык Министрлар Кабинетына мөрәҗәгать иткән. Бу үткән елның шушы чорына карата мең мөрәҗәгатькә артык. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.  

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.   

Ике мөрәҗәгатьнең берсе диярлек күп фатирлы йортларның уртак мөлкәтен тоту мәсьәләләренә кагыла, дүртнең бере – ТКХ өчен түләүгә. 3 меңнән артык мөрәҗәгать (12%) – торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатсызлыгына шикаятьләр. Казан шәһәре (1 мең кешегә 9 мөрәҗәгать) һәм Әлмәт шәһәре (1 мең кешегә 8 мөрәҗәгать) кешеләре барыннан да ешрак мөрәҗәгать иткән.   

Казанда күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү уртача республика буенча күрсәткечләрдән кимрәк. Татарстан буенча 99% тәшкил итә – 2015 елга караганда күбрәк. Лидерлар арасында – 14 муниципаль берәмлек. Аутсайдерлар арасында, Казаннан гайре, тагын 10 муниципалитет.

«1 ноябрьгә республикада бурыч 5 млрд. 50 млн. сум. Бу бурыч 11 ел буена җыелган», – диде А. Фролов.

Энергия ресурслары буенча да ситуация тотрыклы түгел. «1 ноябрьгә газ өчен бурыч – 449 млн. сум. Үткән елның шушы чорына карата бурыч 18,9 млн. сумга арткан», – диде Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары. 

Электр энергиясе өчен 2015 елдан бирле бурыч 70 млн. сумга кадәр кыскартылды, җылылык энергиясе буенча бурыч үткән айда гына 4 млн. сумга кадәр кимеде. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бурычлар артмаска тиеш. «Түләүләр буенча комиссияләр эшен торгызырга кирәк. Ай саен бурычлар буенча ситуацияне мониторингларга», – диде ул.

Татарстанда халыкка җайлы булсын өчен счетларны дистанцион рәвештә – дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы аша түләү кертелгән, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Электрон хезмәт күрсәтүләр республиканың һәр кешесе өчен аңлаешлы булырга тиеш. Бу системаны популярлаштыруны дәвам итәргә кирәк», - диде Татарстан Республикасы Президенты. Шулай ук ул, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән бергәләп, бу сервисның уңайрак итү турында уйланырга тиеш, диде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International