Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» сервис металл үзәген төзүгә старт бирде

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасының яңа резиденты – яңа «Алабуга» сервис металл үзәге нигезенә беренче ташны салу тантанасында катнашты. 

Чарада шулай ук Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский һәм  «Магнитогорск металлургия комбинаты» ААҖ Директорлар советы рәисе Виктор Рашников, "Алабуга" СҖТ МИЗ" ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

«Алабуга СМҮ» инвесторлары – «Магнитогорск металлургия комбинаты» ААҖ – Россия Федерациясе территориясендә иң эре металлургия комбинаты һәм «Джошкуноз» Төркия компаниясе (гамәлдәге МИЗ резиденты). Инвестицияләрнең гомуми күләме 350 млн. сум. Резидент өчен җитештерү мәйданнарын «Алабуга» МИЗ идарәче компаниясе үз акчаларына төзиячәк, бәясе якынча 670 миллион сум дип фаразлана.

Яңа завод автомобиль сәнәгате ихтыяҗлары өчен корыч эшләнмәләр (бланклар) җитештерәчәк. Ford Sollers өчен штампланган детальләр китереп торучы «Джошкуноз» компаниясе, чимал китереп торучы «Магнитогорск металлургия комбинаты» ААҖ берлектә, әлеге проектның инициаторлары булдылар.

Тантанада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Чиләбе өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек елдан-ел үсә бара. Бүген ике төбәк арасындагы гомуми товар әйләнеше 35 млрд. сум тәшкил итә. Һәм «Алабуга» МИЗ территориясендәге бу яңа завод – багланышларны ныгытуга таба тагын бер адым булачак.

«Бу – уникаль проект. Махсус икътисадый зона проектны гамәлгә ашыру бинасын төзиячәк, Магнитогорск металлургия комбинаты – чимал китереп торучы да, инвестор да, ә "Джошкуноз" компаниясе бу эшләнмәләрне төп кулланучы булачак. Татарстан Республикасы проектка төрле яклап ярдәм күрсәтәчәк», - диде Татарстан Президенты. 

«"Алабуга" МИЗ бүген Россиянең иң яхшы инвестицион мәйданчыгы дип санала. Татарстан бу махсус зонасы белән горурлана ала. Без үз чиратыбызда Россия Федерациясенең кара металлургия флагманы – Магнитогорск металлургия комбинатыбыз белән горурланабыз, - диде Борис Дубровский. - Ышанам, "Алабуга" СМҮ" уңышлы булачак». 

Виктор Рашников билгеләп үткәнчә, соңгы еллардагы масштаблы инвестицияләр нәтиҗәсендә Магнитогорск металлургия комбинатында берничә уникаль куәт булдырылган. Шул исәптән 2000 салкын прокат станы комплексы. 

«Әлеге продукция сыйфаты илебездәге, шулай ук чит илләрдәге автоҗитештерүчеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерә, - диде В. Рашников. - Яңа завод - "Джошкуноз" компаниясе белән уртак проектыбыз. Аларның штамплау буенча өр-яңа технологияләре һәм безнең югары сыйфатлы металл югары сыйфатлы җитештерү булдырырга ярдәм итәчәк». 

Җитештерү күләме елына 41,5 мең тонна әзер продукция, перспективада – елына 60 мең тонна. Заводны эшләтеп җибәрү срогы – 2018 елның 1 нче кварталы.

Тантана азагында Татарстан Президенты һәм башка мәртәбәле кунаклар автомобильләрнең миниатюр капотларын цементка салдылар, һәм шуның белән яңа завод төзелешенә старт бирелде. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов, Борис Дубровский һәм Виктор Рашников «Джошкуноз Алабуга» һәм «Форд Соллерс Алабуга» заводларына юнәлделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International