Россия Финанс министры Антон Силуанов: Татарстан нәтиҗәле икътисадый һәм бюджет сәясәте алып бара

2016 елның 17 декабре, шимбә

Күпләр федераль бюджетны беркадәр катгыйлыгы өчен тәнкыйтьлиләр, әмма бу инфляцияне һәм кредитлар буенча ставкаларны киметү өчен объектив рәвештә кирәк. Бүген бу хакта Казанда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы коллегиясенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак утырышында Россия Финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.

Чара К(И)ФУның Идарә, икътисад һәм финанс институты базасында узды һәм 2016 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының көтеләчәк үтәлеше йомгакларына һәм 2017 елга Татарстан Республикасы финанс, салым, һәм казначылык органнарының бурычларына багышланды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар да катнашты.

Россия Финанс министры фикеренчә, бизнес кредитлар үтемле булганда, салымнар һәм финанслар өлкәсендәге сәясәт тотрыклы сакланганда активлашырга тиеш. «Бюджет коэффициенты түбәнәю икътисадта күбрәк ресурслар калдырырга мөмкинлек бирә, бюджет системасы аша яңача бүлүне таләп итми. Федераль сәясәт нәкъ шуңа юнәлтелгән», - дип аңлатты Россия Финанслар министрлыгы башлыгы.

Министр сүзләренчә, Татарстан эш урыннары булдыру буенча, шулай ук бизнесны, шәхси эшкуарлыкны үстерүдә алдынгы төбәкләрнең берсе. «Россия Хөкүмәтендә бу хакта барысы да белә, чөнки ел саен төбәк бу юнәлештә көч җыя», - диде ул.

«Республика Россия Президенты билгеләгән икътисади үсеш темпларына чыгу буенча куелган бурычларны чишүгә якынлаша. Төбәктә кабул ителгән карарлар, инвестицияләр җәлеп итү механизмнары, идарә итү процесслары Татарстан кебек төбәкләр ил күләмендә икътисади үсешне тәэмин итүен әйтергә мөмкинлек бирә», - диде министр. 

Чыгышының азагында Россия Федерациясе Финанас министры белдергәнчә:  «Без һәрвакыт карар чыгарыр алдыннан Россия субъектлары фикерен тыңлыйбыз. Кем белән киңәшергә дигәндә, мин беренче чиратта Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка шылтыратам. Һәрвакыт теге яисә бу новация белән объектив фикер ишетеп була. Без моны бик югары бәялибез», – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International