Рөстәм Миңнехановка “Россия – минем тарихым” мультимедиа күргәзмәсе проекты тәкъдим ителде

2016 елның 23 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россия – минем тарихым”/” Россия - моя история” зур күләмле мультимедиа күргәзмәсе проекты белән танышты. Аны киләсе елга Казанда ачу күздә тотыла. Республика Хөкүмәте йортында булган презентациядә шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Доклад белән чыккан Васыйл Шәйхразиев билгеләп үткәнчә, моннан нәкъ бер ел элек Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) территориясендә яңа мәгърифәти-агарту проекты - “Россия – минем тарихым” тарихи паркы ачылган иде. 2013 елда 1,5 млн кеше караган “Минем тарихым”/”Моя история” циклы экспозицияләре аңа нигез итеп алынган. Аннан соңгы адым тарихи паркның төбәкләрдә мәйданчыкларын ачу турындагы карар булды. Шулай итеп, 2017 елда “Россия – минем тарихым” тарихи паркы тарихи үзәкләре Россиянең 25 шәһәрендә, шул исәптән Казанда, пәйда булачак.

Бүген “Россия – минем тарихым” төбәк күргәзмәсенең концепциясе әзерләнә, аңа Татарстан һәм татар милли дәүләтчелеге тарихы керә, һәм бу 2020 елда бәйрәм ителәчәк ТАССР оешуының 100 еллыгы алдыннан бигрәк тә актуаль, диде Васыйл Шәйхразиев.

“Россия – минем тарихым” тарихи паркы мәйданчыгын Казанда киләсе елның соңгы кварталында ачу күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International