2016 елда Татарстан халкы 43 парк һәм 19 яр буена ия булды

2016 елның 27 декабре, сишәмбе

2016 елда Татарстан халкы 43 парк һәм 21 яр буена ия булды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Наталия Фишман хәбәр итте.

“Парк һәм скверлар”программасының тагын ике объекты белән эш дәвам итә, алар 2017 елда ачылачак. Финанслауның гомуми күләме 1 млрд 250 млн сум тәшкил итте. Шуларның 900млн сумы Татарстан бюджетыннан бүлеп бирелде, тагын 350 млн сумны муниципалитетлар кертте. Киләсе елда проектларны финанслауга 2 млрд сум бүлеп бирү планлаштырыла, дип  белдерде Наталия Фишман.

“Планда Зәңгәр күлләр – бу уникаль объект. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән бергә Аккош күле территориясен төзекләндерү өстендә эшләячәкбез. Кабан күле системасы – катлаулы объект, без аны халыкара партнерлар белән бергә эшлибез”, - дип планнар турында сөйләде Наталия Фишман.

Гомумән Татарстанда 588 парк һәм скверлар 24 га яр буе тәртипкә китерелде.

2017 елда парклар булдыру республикада дәвам итәчәк. Казанда “Кара күл” һәм “Крылья Советов” паркларында эшләр төгәлләнәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International