Сергей Шойгу: «Минтимер Шәймиев – илебез үзенең бөтенлеге һәм сакланышы өчен рәхмәт белдерелергә тиешле кешеләрнең берсе»

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Бүген С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булганнан соң  Россия Федерациясе Оборона министры Сергей Шойгу, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән берә, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашуга юнәлде. Ул Минтимер Шәймиевны 80 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлады һәм күпьеллык хезмәттәшлек, дуслык һәм үзара аңлашу өчен олы рәхмәтен җиткерде.   

"Минем Минтимер Шәриповичка аталган җылы котлау сүзләрем күп, чөнки  яшь чагымнан ук аның белән бергә зур юл үтелгән. Аңардан нәрсәгәдер өйрәндем, бергәләп нәрсәдер эшләдек, ситуацияне хәл итә идек. Минемчә, Минтимер Шәрипович – илебез үзенең бөтенлеге һәм сакланышы өчен рәхмәт белдерелергә тиешле кешеләрнең берсе. Аның зирәклеге һәм көчле ихтыяры нәтиҗәсендә илебез сакланып калды. Бу Россия өчен бик катлаулы заманнар иде. Һәм шул чакта Минтимер Шәрипович кебек кешеләр илне ныгыттылар һәм аңа җимерелмәскә ярдәм иттеләр. Минем котлавым гадәти: мин аңа саулык-сәламәтлек телим. Чөнки аның өйрәнәсе нәрсәләре, кемнәрнедер өйрәтәсе, күп нәрсәләр башкарасы бар әле. Мондый кешеләр илебезгә һәм киләчәк буыннарга бик кирәк. Аның тарафдарларының һәм аннан өйрәнүчеләрнең көннән-көн күбрәк булуын телим. Шуңа күрә дә, саулык, саулык һәм саулык аңа!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International