Михаил Бабич: Арттырмыйча әйтергә мөмкин, Минтимер Шәймиев илебез тарихына ныклап керде

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Бүген Казанда «Пирамида» КСКда Татарстан Республикасының Беренче  Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның 80 яшенә багышланган юбилей концерты узды. 

Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Ингушетия Республикасының беренче Президенты Руслан Аушев, Ингушетия Республикасы Башлыгы Юныс-Бәк Евкуров, сәясәтче һәм Мәскәү шәһәренең элеккеге мэры Юрий Лужков, Россия кардиохирургы, РФА академигы Ренат Акчурин, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм башка рәсми затлар катнашты. 

Минтимер Шәймиевны юбилее белән Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич котлады. 

«Арттырмыйча әйтергә мөмкин, Минтимер Шәймиев илебез тарихына ныклап керде. Аның бөтен гомере Татарстан белән бәйле, эше һәм дәүләт хезмәте туган республикасына багышлана», – диде Михаил Бабич. 

Ул ассызыклаганча, Минтимер Шәймиев Россия Федерациясенең иң абруйлы сәясәтчеләренең берсенә әверелде. «Сез республикада башкарган барлык гамәлләр дә илебез өчен мөһим. Илебез үзгәрешләр кичергән – Советлар Союзы таркалган һәм яңа Россия барлыкка килгән, суверенитетлар парадлары елларында, Сез республикага җитәкчелек иттегез һәм аны Бөек Россия составында алып бардыгыз. Хосусыйлаштыру башланганда Сез Татарстан өчен иң яхшы нәрсәләрне саклап кала алдыгыз һәм алар республиканың төп икътисадый потенциалы булып тора», – диде Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле. 

«Тарихыбызда нинди борышлар булмасын, Сез, Минтимер Шәрипович, адым арты адым ясап, Татарстанның бүгенге интеллектуаль, икътисадый һәм фәнни потенциалын булдырдыгыз», - диде Михаил Бабич. 

Татарстанны аерып торган үзенчәлекләрнең берсе дип Михаил Бабич милләтара һәм диниара татулыкны һәм тынычлыкны атады. «Бүген Сез республикагызның  визит карточкасы булып торасыз. "Яңарыш" фондының попечительләр советы рәисе буларак, Сез, Россиянең ике изге урынын – Бөек Болгарны һәм Свияжск утрау-шәһәрен саклап калдыгыз һәм кире кайтарасыз», - диде ул. 

«Сезнең хезмәтегез, дәүләт алдындагы казанышларыгыз берничә тапкыр олы бүләкләргә лаек булды. Әмма мин беләм, Сезнең өчен иң зур бүләк –  татарстанлыларның һәм бөтен Россия халкының Сезне яратуы. Мин Сезнең гаиләгә – мәрхәмәт һәм тынычлык, ә Сезгә сәламәтлек, шатлыклы гомер, күңел көрлеге һәм иң кыю планнарыгызны тормышка ашыруда көч-куәт телим», - диде Михаил Бабич. 

Минтимер Шәймиевны Ингушетия Республикасы Башлыгы Юныс-Бәк Евкуров та котлады. «Ингушетия халкы исеменнән Сезгә һәрьяклы ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Иң авыр елларда нәкъ менә Татарстан беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузды. Бу – бик кадерле нәрсә»,– диде ул. 

Юныс-Бәк Евкуров искәрткәнчә, Татарстан белән Ингушетия халыклары арасындагы дуслыкка керткән өлеше өчен ике ел элек инде Назрань шәһәрендә бер урамга Минтимер Шәймиев исеме бирелгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International