Рөстәм Миңнеханов Казанның хәтта Олимпия уеннарын кабул итәргә дә әзер булуын белдерде

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Бүген Казан иң җитди спорт чараларын, хәтта Олимпия уеннарын кабул итәргә дә әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.   

Коллегия Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә узды. Аның эшендә Россия Спорт министры Павел Колобков, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Россия Чаңгыларда узышу федерациясе президенты Елена Вяльбе, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

Хисап нотыгында Владимир Леонов хәбәр иткәнчә, 2016 елда Татарстан халыкны физкультура һәм массакүләм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү буенча тагын бер кабат лидер дип танылды. Даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче татарстанлылар саны 1,5 млн. кешедән артып китте (41,5%). 

Республика территориясендә 800дән артык спорт чарасы уздырылды, шул исәптән 27 эре бөтенроссия һәм халыкара спорт чарасы. 

2017 елда республикада спорт инфраструктурасын үстерү максатларында 150 яңа спорт объекты төзеләчәк.    

Өстенлекле юнәлешләр арасында Владимир Леонов спорт төрләре үсешенә идарә системасын булдыруны, студентлар спорты системасын үстерүне, штаттагы тармак хезмәткәрләренең әзерлеген арттыруны, яшь гаиләрне торак белән тәэмин итүне, яшьләрне эшкә урнаштыруны, яшьләр арасында социаль-тискәре күренешләрне профилактикалауны атады.

2017 елда төп спорт чарасы – Конфедерацияләр-2017 Кубогы булачак, аның кысаларында «Казан Арена» стадионы 4 матч кабул итәчәк.  

Республиканың спорт өлкәсендә 2013 елгы Универсиада нәтиҗәсендә җитди үзгәрешләр булды, диде Рөстәм Миңнеханов. «Иң мөһиме – без федераль үзәк, илебез җитәкчелеге ягыннан җитди ярдәм алдык. Нәтиҗәдә без республикада хәзерге заман инфраструктурасы булган куәтле спорт үзәге булдырдык», – диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Ул билгеләп үткәнчә, эре спорт чаралары уздыру зур чыгымнар сорый, әмма моннан башка, Россиянең спорт башкаласы буларак, Казанның статусын күтәрү мөмкин булмас иде. «Безнең потенциалны, безнең спорт объектларын, волонтерларны мөмкин кадәр эшкә җигәргә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов. 

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов спорт оешмалары хезмәткәрләренең хезмәт хаклары түбән булу проблемасын да кузгатты. Ул республика Финанс министрлыгына бу мәсьәләне контрольгә алырга һәм хәл итү рәвешләрен әзерләргә кушты.   

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Казан мэры Илсур Метшинга һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леоновка заманча чаңгы-биатлон комплексын төзү проектын әзерләргә йөкләмә бирде.   

ТР Президенты яшьләр сәясәте темасына аерым тукталды. «Бу – барлык республика министрлыкларының, ведомстволарының һәм муниципаль берәмлекләренең җаваплылык зонасы. Бары тик бергәләп эшләү генә сизелерлек нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Киләчәк яшьләребез кулында. Аларның инициативаларын хупларга, шулай ук аларның үсешләре өчен заманча шартлар тудырырга кирәк», - диде ул. 

«Тулаем алганда, бүген республикада иң катлаулы мәсьәләләрне дә хәл итә алырлык һәм теләсә нинди чаралар уздырырлык лаеклы команда бар, дип әйтә алам мин. Күпләр, Казан Олимпия уеннарын да кабул итә алыр иде, диләр. Бик теләп! Иң мөһиме – федераль җитәкчелек ярдәме бар», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.   

Павел Колобков үз чиратында билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан спорт үсеше ягыннан Россиядә генә түгел, халыкара масштабта да иң югары стандартларга иреште.

«Татарстан илебезнең күп төбәкләре өчен үрнәк булып тора. Монда эре проектлар гамәлгә ашырылды. Спорт өлкәсендәге идарә, бүген кешеләрне физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә күпләп җәлеп итү тәҗрибәсе  булган муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлек аерым кызыксыну уята», - диде министр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International