Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу буенча күчмә киңәшмә уздырды

2017 елның 3 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу буенча күчмә киңәшмә уздырды.

Минтимер Шәймиев һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Зур Кызыл урамында бара торган төзелеш мәйданчыгында булдылар.

Аларны ТР Дәүләт Советы урынбасары, “Яңарыш” республика фондының Административ советы рәисе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары , “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры урынбасары Азат Мәҗитов, “ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе” ДКИ директоры урынбасары Станислав Шырыбыров озата йөрде.

Узган елның җәендә башланган төзелеш эшләре кышкы вакытта да актив дәвам итә.

Чиркәү белән бергә аның бердәнбер Мәгарә  гыйбадәтханәсе дә яңадан торгызыла.

Минтимер Шәймиев һәм митрополит Феофан төзелеш-монтаж эшләренең барышы һәм сыйфаты белән канәгать булдылар.

Киңәшмәдә катнашучылар “Казан Изге Ана иконасы соборы” объектындагы эшләрнең башкарылуы буенча берничә мәсьәлә турында фикер алыштылар.

“Евростройхолдинг+”  ҖЧҖ  генераль директоры Владимир Казилов төзелеш эшләренең “Яңарыш” фонды, ТР Мәдәният минстрлыгы һәм Татарстан митрополиясенең катгый күзәтүе астында баруын билгеләде. “Бүгенге көндә барлык эшләр дә график буенча бара һәм бик яхшы финанслана” , - дип ассызыклады ул һәм Минтимер Шәймиевкә төзелеш мәсьәләләрен хәл итүдә катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

“Безнең күңел күтәренке. Барлык объектлар буенча схема эшләнгән. Кешеләр күңеленә ятышлы эшләр белән даими шөгыльләнергә кирәк. Владимир Владимирович Путин әйткәнчә: “Бу бик мөһим эш, без шөгыльләнергә тиешле эшләрнең иң мөһиме”. Реконструкцияләү, яңадан торгызу – бу бик яхшы мәктәп”, - дип йомгаклады киңәшмәне Минтимер Шәймиев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International