Татарстанда “Халык контроле” системасы кысаларында “Халык инспекторы” мобиль кушымтасы популяр була бара

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Татарстанда “Халык контроле” системасына поликлиника һәм хастаханәләрдә хезмәт күрсәтү сыйфатына зарланып язылган мөрәҗәгатьләр саны арткан. 2016 елда системага бу категория буенча 717 мөрәҗәгать килгән.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасында  кеше хокуклары буенча вәкил Сария Сабурская хәбәр итте.

“Мөрәҗәгатьләр табибларга язылу мәсьәләсенә карый. Чаллыда озак вакытлар сөт продукциясен тарату проблемасы хәл ителә алмый. 300-400ләп ата-ана балалар белән чиратта торырга мәҗбүр, -дип сөйләде Сәрия Сабурская. – Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә капиталь ремонт кирәк”.

Казанлы 2016 елда “Халык контроленә” 1200 мөрәҗәгать юллап, әлеге системага мөрәҗәгатьләр юллау буенча лидер булган. Аларның күбесе юл хәрәкәте куркынычсызлыгына кагылышлы булган.

“Казанда яшәүченең 1200 мөрәҗәгатеннән 900ы уңай нәтиҗә алды, – дип сөйләде Сария Сабурская. – Безнең шундый активистлар бар, без алар белән элемтәгә кереп, үтенеч үтәлгәнме-юкмы икәнен сорыйбыз”.

“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы Татарстанда 2012 елдан эшли. Ул республикадагы барлык төр проблеманы хәбәр итүгә юнәлдерелгән. Аның өчен IOS һәм Android операция система базаларында сайт һәм мобиль кушымта бар.

Татарстанда “Халык инспекторы” мобиль кушымтасы популяр була бара. Бу кушымта 2014 елның ноябреннән эшли. 2016 елда мөрәҗәгатьләр санының үсеше 2015 ел белән чагыштырганда  15% тәшкил иткән.

Казан, Чаллы һәм Түбән Кама халкы 2016 елда активлык күрсәткән. “Халык инспекторы” системасына тәүлегенә 126 мөрәҗәгать килә.

2016 елда барлык категорияләр буенча “Халык инспекторы” системасына килгән мөрәҗәгатьләрнең 77% каралган. Соңгы ике елда ЮХИДИ гә килгән мөрәҗәгатьләрнең  каралганнары да  14%ка арткан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International