Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан белән Ямал-Ненец автономияле округы хезмәттәшлекне яңа дәрәҗәгә чыгарачак
2011 елның 25 апреле, дүшәмбе
Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан белән Ямал-Ненец автономияле округы арасында икътисади-сәүдә, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул куелды. Ике төбәк арасындагы хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен яңа дәрәҗәгә чыгарырга тиешле әлеге мөһим документны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ЯНАО губернаторы Дмитрий Кобылкин имзалады. Документка ТР Президентының Дмитрий Кобылкин җитәкчелегендәге Ямал-Ненец автономияле округы делегациясе белән очрашуы вакытында кул куелды. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Татарстан башлыгы әлеге хезмәттәшлек Килешүен декларатив характерда гына булмыйча, икътисад, мәдәни, мәгариф һ.б. өлкәләргә караган төрле проектлар белән баетылырга тиеш, дип ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов төбәкләр арасындагы мондый горизонталь элемтәләрне үстерү бик мөһим дип саный. Аның белдерүенчә, Ямал-Ненец округы мәйданы ягыннан зур булмаса да, газ ятмаларына бай булган бу төбәкнең ил күләмендә генә түгел, Ауропада да роле бик зур. Бу төбәк Татарстанны да зур күләмдә газ белән тәэмин итә.
Рөстәм Миңнеханов углеводород чималына бай булган Татарстан белән Ямал-Ненец автономияле округы икътисадларындагы уртак якларга игътибар юнәлтте. Татарстан Президенты ассызыклаганча, Себер җирендәге кырыс табигый шартларда эшләүче нефть һәм газ чыгаручыларга бездәгегә караганда күпкә авыррак. “Сездә йомшак кешеләр эшли алмый”, -дип искәртте ул соклануын яшермичә.
Бу сәфәр ике як өчен дә файдалы проектларга этәргеч бирер, дигән ышаныч белдерде Татарстан Президенты. Ул “Электрон Хөкүмәт”, “Электрон мәгариф” проектлары кысаларында Татарстанның хезмәттәшлеккә әзер булуын җиткерде.
2009 ел йомгаклары буенча, Татарстан белән ЯНАО арасындагы товар әйләнеше күләме 3 млрд. сум тәшкил иткән. Әлегә шуның 10 проценты гына Татарстан өлешенә туры килә. “Безнең хезмәттәшлек өчен ресурсларыбыз бик югары. Татарстандагы нефь эшкәртү һәм нефть химиясен үстерүдәге тәҗрибә сезнең өчен кызыклы булыр дип уйлыйм. Моннан тыш, кайбер башка проектлар буенча да файдалы хезмәттәшлек итә алабыз. Алга таба уртак предприятиеләр төзү мөмкинлеге дә каралырга мөмкин. Татарстан илдә пластмасса, полиэтилен, полистирол, полипропилен, поликарбонат җитештерү буенча танылу алган төбәк. Бу юнәлешләрдә дә ике арада контактлар табу, кызыклы уртак проектлар булдыру кирәк”, - ди республика башллыгы. Аның сүзләренә караганда, Татарстанны шулай ук машина төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлек кызыксындыра. Әлеге төбәкне бездә җитештерелгән “КАМАЗ” йөк автомобильләре, очкычлар белән тәэмин итү мөмкинлеге дә бар. Шулай ук аның фикеренчә, кече һәм урта бизнесны формалаштыру буенча Татарстан тәҗрибәсе дә Ямал вәкилләренә кызыклы булырга тиеш. Рөстәм Миңнеханов киләсе сәфәр вакытында әлеге төбәк вәкиләрен автомобиль төзелеше һәм нефтехимия предприятиеләре урнашкан Кама аръягы зонасына чакырды.
ЯНАО белән Татарстанны рухи җепләр - биредә яшәүче милләттәшләребез дә бәйли. Татарлар белән башкортлар ЯНАО халкының 7 процент өлешен тәшкил итә. Аларның биредә берничә иҗтимагый оешмасы эшләп килә. Өстәвенә, губернаторның хәләл җефете дә татар икән. Бүгенге хакимияттә шулай ук Татарстаннан чыккан, республика белән элемтәләре нык булган шәхесләр дә эшли. “Бу безнең мөнәсәбәтләр нигезен тагын да ныгытачак”, -дигән ышаныч белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Губернатор Дмитрий Кобылкин белдерүенчә, Ямал җирләренә татарлар узган гасырның 70 нче елларында бу территорияләрне үзләштерергә килгәч, төпләнеп калган. “Биредә яшәүче татарлар өчен Ямал -Ненец автономияле округы ватаннарына әйләнде. Бу бик куанычлы”,- дип ассызыклады ул.
Аныңсүзләренә караганда, ике төбәкне меңнәрчә чакырымнар аерса да, ул дустанә мөнәсәбәтләрне һәм хезмәттәшлекне ныгыта гына. Дмитрий Кобылкин Татарстанга сәфәр барышында күп яңалыклар үзләштерүләрен искәртеп, уртак мәнфәгатьләр шактый булуын ассызыклады.
Губернатор Татарстан делегациясен үзләренә җавап сәфәре белән чакырды. Татарстан Президенты моңа җавап итеп: “Әлбәттә, яхшы дуслар, яхшы партнерлар булачакбыз”, - дип белдерде.
Очрашуда ассызыкланганча, Татарстан белән ЯНАО хезмәттәшлеге парламетлар арасындагы хезмәттәшлек килешүе белән дә ныгытылырга тиеш.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
апрель, 2024 ел
Рөстәм Нигъмәтуллин янгын куркынычсызлыгы сезонына әзерлек буенча киңәшмә үткәрде
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин янгын куркынычсызлыгы сезонына әзерлек буенча киңәшмә үткәрде. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
24
апрель, 2024 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова «РЕБУС" форумы, «Том Сойер фест» планнары һәм Чаллы үзәген үзгәртергә керешергә теләве турында сөйләде
2024 елда «РЕБУС» форумы 14-15 ноябрьдә узачак, анда Кытай экспертлары катнашачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, брифинг мәдәни мирас объектларын саклау темасына багышланган иде. Видеоконференцэлемтә режимында брифинг республиканың барлык муниципаль районнарына трансляцияләнде. Брифинг Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланды (18 апрельдә билгеләп үтелә).
Иннополиста Россия венчур форумының «нуль" көне узды
Иннополиста Россия венчур форумының рәсми «нуль» көне тәмамланды, аның темасы – «Технологик эшкуарлык: югары компетенцияләр киңлеге». «Нуль көн» чараларында спикерлар һәм экспертлар, инвесторлар, стартаплар һәм венчур фондлары, Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе, эре корпорацияләр һәм үсеш институтлары вәкилләре катнашты. Катнашучылар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов та бар.
Татарстанда дәүләт саклавына кую өчен 100 мәдәни мирас объектын тикшерәчәкләр
2024 елда Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты 100гә якын объектны дәүләт саклавына кую өчен тарихи-мәдәни экспертиза үткәрәчәк. Шулай ук 20 археология һәйкәлен тикшерәчәкләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз