Рөстәм Миңнеханов: Энергия нәтиҗәлелеге – безнең конкуренциягә сәләтле булуыбыз нигезе

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Энергияне сак тоту технологияләрен гамәлгә кертү эшенә барлык предприятиеләр дә керешергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «2014–2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте утыршында хәбәр итте. 

Чара «Казан ярминкәсе» КҮдә узды. Аның эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Россия Федерациясе Энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, республика министрлыклары һәм ведомстволары, эре сәнәгать предприятеләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы Президенты аппараты вәкилләре һәм башкалар катнашты. 
 
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, энергиянең нәтиҗәлелеген арттыру – безнең конкуренциягә сәләтле булуыбыз нигезе һәм экологик хәлне яхшырту коралы. «2017 ел Экология елы дип белдерелде, шуңа күрә безгә бу моментларга аерым игътибар бирергә кирәк. Без дөньяның иң яхшы практикларына туры килергә тиеш», - дип саный ТР Президенты.

Кайбер Татарстан компанияләре бу җәһәттән җитди нәтиҗәләргә ирештеләр.   «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ товар продукциясенең энергия сыешлылыгын 43%ка киметә алды. «Татнефть» ГАҖда да уңай динамика күзәтелә. АСК өлкәсендә «Майский» теплица комбинаты – яхшы үрнәк, ул 2000 елдан алып продукциясенең энергия сыешлылыгын 3 мәртәбәгә киметте. 

«Соңгы елларда республикада бу юнәлештә зур эш башкарылды. Казанда энергия кытлыгын бетерә алдык. Моннан тыш, Татарстанда заманча технологияләрне гамәлгә кертү дәвам итә, аерым алганда, пар-газ һәм газ турбина җайланмаларын», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Энергетика министрлыгы тарафыннан күрсәтелгән ярдәмне югары бәяләде. Быелның икенче кварталында Казан ТЭЦ-3тә 389 МВт куәтле газ турбина җайланмасы эшләтеп җибәреләчәк, киләсе елга –   «Татэнерго»ның Казан ТЭЦ-1дә пар-газ җайланмасы.

Зәй ГРЭСы язмышы аерым мәсьәлә. «Бу тема безгә дә кагыла, һәм тулаем  Россия энергия системасына да. Станциянең киләчәк эше турында карар кабул итәргә кирәк», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Россия Минэнерго җитәкчелегенә. 
 
Чыгышында Рөстәм Миңнеханов энергия сервисы контрактлары өлешендә эшне дәвам итәргә кушты. 
 
«Мин «Газпром» компаниясенә аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә, чөнки бездә бер генә эре проект та аның катнашыннан башка гамәлгә ашырылмый. Моннан тыш, энергетика җайланмаларын җитештерүче бөтендөнья компанияләре белән актив хезмәттәшлек итәбез: "Данфосс", "Шнайдер Электрик", "Дженерал Электрик" һәм башкалар», - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, энергияне сак тоту темасын актив яктыртып, массакүләм мәгълүмат чаралары да зур эш башкара.   

Утырыш азагында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков «Лауреат-2016» энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә иң яхшы уңышларга республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International