Казанга Экология, технология һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе Алексей Алешин килде

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Казанга Экология, технология һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт (Ростехнадзор)  җитәкчесе Алексей Алешин килде.

“Казан” халыкара аэропортында Алексей Алешинны Татарстан  Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров каршы алды.

Казанга килүнең төп максаты – Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең киңәйтелгән киңәшмәсендә катнашу. Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узачак.

Казанга килеп җитүгә Алексей Алешин Татарстан Респупликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International