Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Югары советы Бюросы утырышында катнашты.
Чара видеоконференцэлемтә режимында узды, аны «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы рәисе Борис Грызлов алып барды.
Чарада катнашучылар партиянең эчке мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук башка актуаль темаларны күтәрделәр.
Искәртәбез, элегрәк партиянең Югары совет Бюросын даими нигездә, ягъни һәр айның өченче атнасында җыю турында карар кабул ителгән иде.