Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Шнайдер Электрик» компаниясе «Иннополис» МИЗ һәм «Иннополис университеты» белән ниятләр турында килешү имзалады

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Шнайдер Электрик» компаниясе баш башкарма директоры урынбасары Эммануэль Бабо белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан Республикасы ягыннан анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов,   Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.

Без очрашуыбызга бик шатбыз, диде Рөстәм Миңнеханов, кунакларны сәоамләп. Ул шулай ук белдергәнчә, Татарстан «Шнайдер Электрик» компаниясе белән хезмәттәшлеккә һәм бу еллар эчендә җыелган уртак эш тәҗрибәсенә зур әһәмият бирә.

2016 елның октябрендә «Шнайдер Электрик» компаниясенең зур делегациясе Татарстанда булды, диде Рөстәм Миңнеханов, аннары Татарстан делегациясе үткән елның ноябрендә Парижда компаниянең штаб-квартирасында булды, экспозиция үзәге, яңа технологияләр белән танышты. 

«Әлбәттә, бүген «Шнайдер Электрик» – энергиягә, автоматлаштыру процессларына, энергия нәтиҗәлелеге технологияләренә һәм предприятиеләр һәм граждан төзелеш объектлар  өчен хәл ителешләргә идарә базарында бөтендөнья лидерларының берсе, – диде Татарстан Республикасы Президенты. – Сезнең компания Россия базарында 100 ел эш итә, безнең илдә сезнең алты заводыгыз бар, һәм, билгеле инде, төбәкләр, шул исәптән Татарстан белән актив эшли».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика компаниянең «ТАИФ-НК», «ТАНЕКО», Казан вертолетлар заводында һәм башка объектларларда эшләве өчен рәхмәтле.  

Үз чиратында «Шнайдер Электрик» компаниясе баш башкарма директоры урынбасары Эммануэль Бабо НИОКР үзәге турында кыскача гына сөйләде, ул  2017 елда Иннополис шәһәрендә ачылачак, шулай ук ул аны үстерү буенча планнары һәм проектларны тулыландыру турында мәгълүмат бирде.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Эммануэль Бабо барында   «Шнайдер Электрик» акционер җәмгыяте белән «Иннополис» махсус икътисадый зонасы» акционер җәмгыяте арасында ниятләр турында килешү; шулай ук «Шнайдер Электрик» акционер җәмгыяте һәм «Иннополис университеты» арасында ниятләр турында килешү имзаланды. «Шнайдер Электрик» ягыннан документка Россиядә һәм БДБ илләрендә  Schneider Electric президенты Йохан Вандерплаетсе кул куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International