Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Коръәннең сирәк нөсхәсен бүләк иттеләр.
Ул Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Мөселманнарның изге китабын Рөстәм Миңнехановка Мәскәү эшкуарлары исеменнән Ильяс Мөслимов тапшырды. Чара Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында узды.
Бүләк ителгән Коръән Казан Кремлендә сакланачак.
Әлеге нөсхә 2004 елда Ватикан типографиясендә Иоанн Павел II Папа рөхсәте белән бастырылган. Хәзерге вакытта Болгарда сакланучы Коръән (дөньядагы иң зур Коръән) нәкъ шул нөхсәдән күчереп алынган.