Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков РФ Милли гвардия гаскәрләре оешу көненә багышланган чарада катнашты

2017 елның 25 марты, шимбә

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков РФ Милли гвардия гаскәрләре оешу көненә багышланган чарада катнашты.

Казанда тантана “Ак Барс” яшьләр үзәгендә узды, ул концерт номерлары белән башланды.

Тантанада катнашучыларга РФ Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте җитәкчесе – милли гвардия гаскәрләре баш командующие Виктор Золотовның видеомөрәҗәгате күрсәтелде.

Аннары залга тантаналы төстә Татарстан Республикасы территорисендә урнашкан Росгвардия һәм хәрби отрядларның байракларын алып чыктылар.

Илдар Халиков сәламләү сүзләре белән чыгыш ясап, барысын да Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән котлады.

“Безне хокук саклау органнарында эшләүче югары профессиональ белгечләр саклавына ышанабыз, алар һәрвакыт сугышчан постта, иң катлаулы хәлләрнең үзәгендә”, - дип ул хезмәтләре һәм батырлыклары өчен рәхмәт белдерде.

ТР Премьер-министры алдынгы хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды (“Фидакарь хезмәт өчен” медале, Рәхмәт хатлары).

РФ Милли гвардия гаскәрләре федераль гаскәрләренең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гомәров республика җитәкчелегенә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, ТР буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохоринга ведомство оештырылган вакытта күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

Ул шулай ук РФ Милли гвардия гаскәрләре көне РФ Президентының 2017 елның 16 гыйнвар указы белән булдырылуын искә алды.

Тантанада ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International