2017 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча 40 мең татарстанлы бурычлары аркасында чит илгә чыга алмаган

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасында 2017 елның беренче кварталында бурычлыларның арест салынган мөлкәтенең гомуми суммасы 1 млрд 600 млн сум тәшкил иткән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе – ТРның баш суд приставы Радик Ильясов хәбәр итте.

Брифинг гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды һәм мәҗбүри үтәтү чараларына багышланган иде.

Радик Ильясов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә  2017 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча 40 мең татарстанлы бурычлары аркасында чит илгә чыга алмаган.

2016 елның беренче кварталы белән чагыштырганда карарларның саны 4 тапкыр арткан, 9,5 меңнән 40 меңгә кадәр. Россия Федерациясеннән читкә чыгу хокукын вакытлыча чикләү турындагы карарларның гомуми суммасы 2017 елда якынча 900 млн сум тәшкил иткән.

“Узган ел без чит илгә чыгуны чикләү турында барлыгы 60 мең карар теркәгәнбез. Бу узган елның шушы чорына караганда артык. 2017 ел нәтиҗәләре буенча без 120 мең бурычлыга карата Россиядән читкә чыгуны чикләүне планлаштырабыз”, - дип билгеләде Радик Ильясов.

2017 башыннан Татарстанда бурычлыларга карата 320 җинаять эше кузгатылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International