Рөстәм Миңнеханов: Санитар-экология ике айлыгы кысаларында районнар, предприятие һәм оешмалар, төзелеш мәйданчыкларын тәртипкә китерергә кирәк

2017 елның 8 апреле, шимбә

Татарстан Республикасында 2017 елның 1 апрелендә торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экология ике айлыгы башланды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин катнашты.

ТР Экология министрлыгы башлыгы искәрткәнчә, республикада санитар-экология ике айлыгы 1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам итә. 

Шимбә, 1 апрель көнне, Казанда ике айлыкның беренче чарасы үткәрелде - Түбән Кабан күленең яр буе зонасы чистартылды. Территорияләрне чүптән чистарту чаралары шулай ук муниципаль районнарда да узды. Барлыгы, Фәрит Габделганиев сүзләренчә, беренче массакүләм субботникта республикада 20 меңнән артык кеше катнашты. 

Ике айлыкның беренче атнасында 459 хокук бозу теркәлгән, 288 беркетмә төзелгән, 21 предприятие һәм оешма, 63 вазифаи зат җаваплыкка тартылган. 

Шулай ук узган атнада 210 санкциясез калдыкларны (чүпне) саклау урыны ачыкланган, 92 чүплек юкка чыгарылган. 

Казанда 24 хокук бозу билгеләнгән, җаваплыкка 2 юридик, 2 вазифаи һәм 2 физик зат тартылган. 

Казанның Авангардлы урамы, 91 торак йорты янында санкциясез чүплек табылган (йортта яшәүчеләр чүпле пакетларны фатирлары тәрәзәләреннән генә ташлап яткан). 

Фәрит Габделганиев хәбәр иткәнчә, ике айлыкны уздыру кысаларында районна өстеннән авиакүзәтү үткәрелә. Биектау, Зеленодольск, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары инспекцияләнгән. 38 табигать сакалу законнарын бозу фактлары ачыкланган. 

ТР экология һәм табигать саклау министры экология сораулары буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләр кабул итү төрында да хәбәр итте. "Кайнар линия" эшли башлаган көнне үк 118 мөрәҗәгать кабул ителгән. 

"Халык контроле" аша мөрәҗәгатьләр кабул ителә, мәктәп эко-патруле эшли, "кайнар линия" (8-843-2676867) бар, WhatsApp, Telegram мессенджерлары аша да мөрәҗәгатьләр кабул итү эше бара (+79872169779).

Фәрит Габделганиев сүзләренчә, республикада "Иң яхшы муниципаль берәмлек" конкурсы башланган. Әлеге конкурста җиңүчеләр ачыкланган һәм юкка чыгарылган хокук боәулар саны, районнар территорияләрендә ликвидацияләнгән санкциясез чүплекләр, төзелгән беркетмәләр һәм башка күрсәткечләр буенча билгеләнә. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, билгеләгәнчә, иң мөһиме - конкурста җиңү түгел, ә район, торак пункт территорияләрен чүптән чистарту. Ике айлык тәмамлангач, беркем дә терртиоряләрне санитар-экология чистартуы белән шөгыльләнми, диде Рөстәм Миңнеханов, шуңа күрә территорияләребезне тәртипкә китерергә кирәк, шул исәптән предприятиеләр һәм оешмалар, төзелеш мәйданчыкларын да. 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, территорияләрне предприятиеләр һәм оешмаларга беркетергә кирәк, "субботник узуга, территорияләрне беркем дә карамый торган булмасын". 

ТР Президенты районнар өстеннән очып тикшерү эшен дәвам итәргә йөкләде. Күзәтчелек органнарының вазифалары җитмәгән очракта, хокук саклау органнарын, прокуратураны җәлеп итәргә өндәде. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, санитар-экология ике айлыгы кысаларындагы чаралар турында массакүләм мәгълүмат чараларында күбрәк хәбәр итәргә кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International