Рөстәм Миңнеханов: “Республика җитәкчелеге һәрвакыт үз төзүчеләребезгә йөз тотты һәм бу алга таба да шулай булачак”

2011 елның 17 мае, сишәмбе

Узган елны республика төзүчеләре өчен уңышлы ел булды дип әйтергә тулы нигез бар. 2010 елда Татарстан төзүчеләре тарафыннан 177 млрд. сумлык төзелеш –монтаж эшләре башкарылган. Бу- торак төзелеше дә, сәнәгый төзелешләр, социаль юнәлештәге төзелешләр дә. Безнең төзүчеләр көче белән 2 млн. кв. метрдан артык мәйданда торак сафка бастырылган, 1130 торак йорт ремонтланган. Моннан тыш, Татарстан төзүчеләре көче белән “ТАНЕКО” комплексының беренче чираты сафка басты, Казанда Универсиадага әзерлек кысаларында 25 спорт корылмасы файдалануга тапшырылды, Универсиада авылы ишекләрен ачты, башкалада транспорт өчен 2 юлъаергыч, 6 җәяүлеләр кичүе төзелеше тәмамланды. Әлеге мәгълүматлар бүген “ТР Төзүчеләре бердәмлеге” төбәк партнерлыгының ΙΙ еллык хисап җыелышында яңгырады. “Корстон”да узган әлеге чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
“ТР Төзүчеләре бердәмлеге” төбәк партнерлыгы бүген Татарстанда төзелеш өлкәсендә үз-үзен көйләүче эре оешма. Ул 2009 елның җәендә Россиядә беренчеләрдән булып теркәлү узган иде. Бүген ул үз сафларында республиканың төзелеш өлкәсендә эшләүче 1603 оешмасын берләштерә. Ягъни алар төзелеш эшләренә рөхсәт биргән таныклыкларга ия. Хәзерге вакытта “ТР Төзүчеләр бердәмлеге”нә керүче компанияләрдә 100 меңнән артык кеше хезмәт куя.
“Үз вакытында республикада төзелеш өлкәсендә үз-үзен көйләүче бу структураны булдыру буенча кабул ителгән карарның дөреслегенә инана барабыз”, - дип ассызыклады ТР Президенты. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген республикада гамәлгә ашырыла торган программалар, иң катлаулы проектлар нәкъ менә үзебезнең төзүчеләр ярдәме белән башкарыла. Республика башлыгы шундый проектлар арасыннан “ТАНЕКО” комплексы, Универсиадага әзерлек кысаларында спорт корылмалары һәм транспорт инфраструктурасы төзелешен, торак төзелешен,күпфатирлы йортларда капиталь ремонтны атап узды. “Бу юнәлешләрдә без максималь рәвештә үзебезнең төзүчеләргә таяна алдык”, - дип искәртте ул.
Шулай да әле төзелешкә яшьләрне җәлеп итү проблема булып кала. Бүгенге җыелышта ясаган чыгышында төбәк партнерлыгы коллегиясе әгъзасы, “Татагропромстрой” ААҖ генераль директоры Ирек Зарипов төзелеш тармагы алдында торган проблемалар арасыннан яшьләрне әлеге тармакка җәлеп итүдәге авырлыкны атады. Аның сүзләренә караганда, элек төзелешкә яшьләрне бу тармактагы югары хезмәт хакы һәм тиз арада фатир алу мөмкинлеге җәлеп итә иде. Бүген исә тармак бу җәһәттән яшьләрне кызыксындыра алмый. “ТР Төзүчеләре бердәмлеге” төбәк партнерлыгы кадрлар проблемасын хәл итүдә актив катнашырга тиеш. Тармакның яшьләрне җәлеп итү сәләтен күтәрү өчен, төзүчеләр өчен социаль пакет булдыру мәсьәләсен дә карарга кирәк”, - ди ул. Аның сүзләренә караганда, төбәк партнерлыгы кадрлар әзерләүне финанслауда компенсация фонды ярдәмендә катнаша алыр иде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та һөнәрилекне, тармак өчен кадрлар әзерләүне мөһим бурычлар рәтенә куйды. Аның сүзләренә караганда, төзелеш өлкәсендә эшнең сыйфатын кадрлар әзерләү системасы, төзүче һөнәре престижы билгели. “Төзүчеләр әзерләү буенча белем бирү кластерын нәтиҗәле эшли торган итәргә кирәк, бу эштә үзәк роль Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына, төзелеш белән бәйле барлык структураларга бирелә”, - ди ул.
Республика башлыгы әлеге өлкә алдында торган икенче төп бурыч дип куркынычсызлык техникасын үтәүне атады. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, төзүче болай да куркыныч шартларда эшли, куркынычсызлыу кагыйдәләрен үтәмәгәндә хәл тагын да катлаулана. Узган ел гына ТР төзелеш мәйданнарында үлемгә китергән 86 бәхетсезлек очрагы теркәлгән булса, шуның 19 ы төбәк берлегенә кергән төзелеш оешмаларында күзәтелгән. “Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кадрлар әзерләү белән тыгыз бәйләнгән. Урамнан әзерлексез кешеләрне бу тармакка кертү булмаска тиеш. Бу мәсьәләләргә зур игътибар бирергә кирәк. Төбәк партнерлыгы үз әгъзалары өчен җәваплылык тотарга тиеш”, -дип искәртте ул.
Тулаем алганда, Президент республика төзүчеләре, “ТР Төзүчеләре бердәмлеге” төбәк партнерлыгы эшеннән канәгать калуын белдереп, аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Төзелеш оешмаларына җитәкчеләрдән теге яки бу кимчелекләр өчен барыннан да күбрәк эләгә, шул ук вакытта иң күп бүләкләр дә сезгә бирелә”,-диде ул уенын-чынын бергә кушып. Бүгенге җыелышта республика башлыгы “ТР Төзүчеләре бердәмлеге” төбәк партнерлыгы президенты Рим Халитовка, “Татэлектромонтаж” ААҖ генераль директоры Юрий Солуяновка, “Прогресс-жилстрой” җәмгыяте директоры Ринат Батталовка, “Актүбә төзелеш-монтаж идарәсе” җәмгыяте башкаручы директоры Рәйхан Гәзизуллинга, “Мөслим төзелеш оешмасы” җәмгыяте генераль директоры Илдар Авзаловка ТР Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика җитәкчелеге һәрвакыт үз төзүчеләребезгә йөз тотты һәм бу алга таба да шулай булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International