Россия ГХМ башлыгы Владимир Пучков “Казаноргсинтез” ГАҖ цехында һәм 43 янгын сүндерү-коткару бүлегендә булды

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Бүген Казанда Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков “Казаноргсинтез” ГАҖ цехында булды.

Россия ГХМ башлыгы җитештерү цехларын карады, предприятиенең кайбер технологик процесслары белән танышты.

“Казаноргсинтез” ГАҖ  составына җиде завод керә. Предприятиенең технологик процессларында яна торган газлар (этилен, пропилен, этан, пропан, водород, этилен оксиды), җиңел кабынучан һәм яна торган сыеклыклар әйләнә. Предприятие цехларының НПБ 110-03 таләпләренә туры килгән янгынга каршы автомат системалар  белән сакланган булуы 95% тәшкил итә.

Владимир Пучков “Казаноргсинтез” ГАҖ саклаучы  43 янгын сүндерү-коткару бүлегендә булды. Ул эш бүлмәләрен карады, эш һәм махсус техника белән танышты, шулай ук янгын сүндерүчеләр белән аралашты. Аерым алганда, Россия ГХМ башлыгы янгын сүндерүчеләрнең эш шартлары, хезмәт хакы, социаль мәсьәләләрнең хәл ителүе белән кызыксынды.

Владимир Пучковны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин озата йөрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International