Рөстәм Миңнеханов Бавария Премьер-министры Хорст Зеехофер белән очрашты

2017 елның 5 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бавария (Германия Федератив Республикасы) Премьер-министры Хорст Зеехофер белән очрашты.

Очрашу Мюнхенда узды, анда Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәрендә (2017 елның 4-5 мае).

Кунакларны сәламләп, Зеехофер хәбәр иткәнчә, Бавария белән Россия арасында күп еллар инде яхшы мөнәсәбәтләр сакланып килә. Ул билгеләп үткәнчә, Бавария җитәкчелеге ел саен Россиядә була, ил Президенты Владимир Путин белән очраша. 2017 елда мондый очрашу тагын булган, анда икътисад һәм мәдәният, фән һәм мәгариф, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешкәннәр.  

Хорст Зеехофер ассызыклаганча, Бавария белән Татарстанның уртак нәрсәләре күп, бу төбәкләр үз илләрендә – Германия һәм Россиядә – икътисадый яктан алга киткән төбәкләрнең берсе.   

Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашу мөмкинлеге һәм үзара аңлашу өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, Татарстан инде ике дистә ел буена «Линде» компаниясе белән уңышлы хезмәттәшлек итә.  

Германия гадәттәгечә – Татарстанның, Россиянең бер төбәге буларак, эре икътисадый-сәүдә партнеры, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 2016 елда үзара товар әйләнеше 1 млрд. евродан артып киткән. 

Бүген булган багланышларны саклап калу һәм ныгыту мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов. Үз ягыннан Татарстан Германия компанияләре һәм предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәргә тели, Татарстанның Саксония, Тюрингия, Төньяк Рейн – Вестфалия һәм башка төбәкләр белән тыгыз элемтәләре бар, диде Рөстәм Миңнеханов.  

Татарстан Президенты шулай ук хәбәр иткәнчә, 2016 елда ул Германиягә биш мәртәбә эш сәфәре кылган, 2017 елда бу – икенчесе.

Сезнең Россия Федерациясе белән хезмәттәшлеккә карата үз фикерегез бар, һәм без моны бик хуплыйбыз, диде Рөстәм Миңнеханов, Бавария Премьер-министры Хорст Зеехоферга мөрәҗәгать итеп.  

Аннары яклар берничә юнәлештәге хезмәттәшлек мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International