Рөстәм Миңнеханов Әстерханда Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын карады

2017 елның 12 мае, җомга

Бүген Әстерхан дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы сәнәгать осталарының зур концерты узды. Әстерханга эш сәфәре кысаларында чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды.    

Концерт башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Әстерхан өлкәсе Губернаторы  Александр Жилкин театр холлында оештырылган Татарстан Республикасы халык сәнгате һөнәрчеләре күргәзмәсен карап чыктылар.   

Залдагы кунакларны сәламләп, Александр Жилкин билгеләп үткәнчә, бүген Әстерхан өлкәсендә 150дән артык милләт вәкиле дус һәм тату яши.  

Губернатор ассызыклаганча, боларның барысын да берләштерүче бәйрәмнәрнең берсе – Сабантуй. «Хезмәт бәйрәменең, мәрхәмәтлек һәм җылы мөнәсәбәтләр бәйрәменең Әстерханда үз урыны бар. Мин Татарстан Республикасы Президентына безнең инициативаны хуплаганы өчен рәхмәт белдерәм һәм Әстерхан губерниясенә нигез салуга 300 ел тулганда монда бөтенроссия  Сабантуен уздырабыз. Без моңа барыбыз да шат», - диде Александр Жилкин. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Әстерхан өлкәсен нык дустанә мөнәсәбәтләр баглый. «Мин Александр Жилкинга барлык милләтләр һәм диннәр вәкилләренә күрсәткән игътибары өчен рәхмәтлемен. Бүген монда 60 меңләп татар яши һәм алар Әстерхан өлкәсе үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр», - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов Губернаторга шушы концертны оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, иртәгә, 13 майда, Әстерханда Федераль Сабантуй булачак. «Бу – Татарстан мәдәнияте белән танышу, татарларның гореф-гадәтләре һәм йолалары белән танышу өчен яхшы мөмкинлек. Иртәгә без күңелле һәм күркәм бәйрәм уздырырбыз дип ышанам», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Концерт башланыр алдыннан кунакларга Татарстан турында фильм күрсәттеләр. Аннары театр сәхнәсендә республиканың җыр һәм бию коллективлары, татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International