Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Әлки районындагы Сабантуйда катнашты

2011 елның 12 июне, якшәмбе

Бүген, Россия көнендә, Татарстанның Әлки районында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Сабантуй бәйрәме уза.
Тантанада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов, РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов һәм башкалар катнаша.
Бәйрәм Базарлы Матак авылы янында уза, мәйдан өстендә Татарстан һәм Россия, “Бердәм Россия”, Әлки районы флаглары җилферди.
Бәйрәмнең хөрмәтле кунакларын ипи-тоз һәм бавырсак белән татар һәм рус милли киемендәге артистлар каршы алды. Алар кунакларга түбәтәйләр бүләк итте.
Тантана “Сабан бәйрәме” дигән театральләштерелгән тамаша белән ачылды.
Татарстанның Әлки районы башлыгы Фердинант Дәүләтшин халыкны бәйрәм белән котлады, район халкы исеменнән Татарстан Президентын сәламләде һәм “районның социаль-икътисади үсешенә гаять зур өлеш керткәне өчен” аңа рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, районда язгы кыр эшләре кыска вакыт эчендә һәм сыйфатлы итеп башкарылган.
Язын чәчүлек мәйданнары 37 мең гектарга арттырылган. 60 мең гектардан артык мәйданда язгы, терлек азыгы һәм техник культуралар чәчелгән. Хәзерге вакытта терлек азыгы әзерләү эшләре бара. 12 мең тоннадан артык сенаж әзерләнгән. “Район игенчеләре Сабантуйны лаеклы төстә каршылый”, - диде Ф.Дәүләтшин.
“Соңгы ике ел авыл хуҗалыгы өчен бик авыр булды. Бу вакыт эчендә без күп кыенлыклар кичердек, һәм, кызганычка күрә, 2,8 миллиард сум акча югалттык. Әмма тормыш дәвам итә. Без дусларча, көйле эшләвебез, шулай ук дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә аякта басып кала алдык”, - диде, үз чиратында, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин.
Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларны Россия көне, Сабантуй һәм Троица бәйрәме белән котлады. “Кадерле дуслар, кичәге көннән башлап Татарстанда Сабантуйлар башланды. Бу безнең иң көтеп алынган һәм яраткан бәйрәмебез. Ул республикабызда гына түгел, Россиянең 55 төбәгендә һәм дөньяның 23 илендә билгеләп үтелә”, - диде ТР Президенты.
Ул ассызыклап үткәнчә, Әлки районы республика үсешенә зур өлеш кертә. “Соңгы биш елда районда сизелерлек үзгәрешләр булды. Әлки районы Татарстан гына түгел, ә бөтен Россия өчен авыл хуҗалыгында иң алдынгы технологияләрне кулланышка кертүдә сынау проекты булып тора. Бу бирегә инвесторлар килмәсә мөмкин булмас иде. Алар өчен тиешле барлык шартлар да тудырылды”, - дип сүзен йомгаклады Р.Миңнеханов. Аннары авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр.
Бәйрәм спорт-массакүләм чаралар белән дәвам итте. Сабантуй кунаклары быел төзекләндерү эшләре үткәрелгән, 100 урынга исәпләнгән ипподромда ат чабышларын тамаша кылды. Хәзерге вакытта мәйданда көрәшчеләр бил алыша, анда җиңүчегә тәкә һәм истәлекле бүләкләр генә түгел, Италиягә ике кешелек юллама да тапшырылачак.
Татарстанның Әлки районында 20 меңнән артык кеше яши, аның 68 процентын – татарлар, 30 процентын руслар һәм чуашлар, шулай ук башка милләт вәкилләре тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International