Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Премьер-министры Нарендра Модиның РФ төбәкләре башлыклары белән очрашуда катнашты

2017 елның 2 июне, җомга

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумда Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди Россия төбәкләре башлыклары белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

“Экспофорум” конгресс-күргәзмә үзәгендә узган чарада шулай ук РФ вице-премьеры Дмитрий Рогозин, Һиндстан Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Панкадж Саран һәм Россия төбәкләренең берничә җитәкчесе катнашты. 

Әлеге чара башланганда, Россия һәм Һиндстанның икътисадый һәм инвестицион потенциалы видеопрезентациясе тәкъдим ителде.

Презентациядән соң Россия төбәкләре башлыклары Һиндстан Республикасы белән хезмәттәшлек өчен кызыклы булган юнәлешләрне күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International