Рөстәм Миңнеханов: Телләр, традицияләр һәм мәдәниятләр төрлегеге – безнең бәһасез байлыгыбыз. Боларның барсын да бәйләүче – рус теле

2017 елның 6 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкинның тууына 218 тулуга багышланган тантаналы чараларда катнашты. 

Казанда чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында узды.   

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов барысын да Рус теле көне һәм Александр Сергеевич Пушкинның туган көне белән котлады. Аның сүзләренчә, бу бәйрәм һәрвакыт күпмилләтле илебезнең бар халыклары тарафыннан да билгеләп үтелә.   

Рус телен үстерүгә Татарстан Республикасында дәүләт программалары һәм күп санлы мәдәни проектлар юнәлгән, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов,   күркәм традицияләрне саклап калуга һәм яңа буыннар белән тәҗрибә алмашуга ярдәм итүче фестивальләр дә аерым урын алып тора.   

«Рус телен саклауда һәм үстерүдә Татарстанның рус милли-мәдәни берләшмәсе зур роль уйный, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген аның активистлары белән очрашуда без уртак эшчәнлегебезгә йомгак ясадык һәм киләчәккә бурычлар билгеләдек. База мәктәбен үстерү буенча да, безнең иҗат коллективлары шөгыльләнә алырлык клуб буенча да җитди тәкъдимнәр яңгырады. Барлык бу проектларны республика җитәкчелеге хуплаячак».

Татарстан Президенты шулай ук искәрткәнчә, республика вәкилләре рус телен үстерү буенча илнең киңәшче һәм җайга салучы органнары составына керәләр.   

«Телләр, традицияләр һәм мәдәниятләр төрлегеге – безнең бәһасез байлыгыбыз. Боларның барсын да бәйләүче – рус теле. Рус телен үстерүдә, саклауда һәм ишәйтүдә катнашучыларның барысына да – укытучыларга, мәдәният һәм фән эшлеклеләренә, иҗтимагый оешмаларга, рухани лидерларга, энтузиастларга рәхмәт белдерәм», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул барысына да иҗади илһам, уңышлар һәм мул тормыш теләде.   

Аннары Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды, шул исәптән «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре һәм башкалар.

Чараны бәйрәм концерты дәвам итте.

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International