Россия көне алдыннан Рөстәм Миңнеханов аеруча лаеклы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

2017 елның 10 июне, шимбә

Россия көне алдыннан дәүләт бүләкләрен тапшыру күркәм гадәткә әйләнде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында белдерде. 

"Сез барыгыз да иҗтимагый тормышның төрле тармаклары һәм өлкәләреннән. Барыгызны да ихлас йөрәктән илебезнең дәүләт бәйрәме белән котлыйм, - диде ул тантанада катнашучыларга. - Тарихи тәҗрибә безне Россиянең көчле һәм киләчәккә карарарга тиешлегендә инандыра. Моңа бары һәрберебезнең үз урынында фидакяр хезмәте исәбенә генә ирешеп була. Региннар керткән өлешкә ил үсеше дә бәйле". 

Татарстан актив рәвештә бөтен эре социаль-икътисадый үсеш программаларында катнаша, республика машина төзелешендә, авыл хуҗалыгында, нефть химиясендә, ИТ тармакта, инвестицияләр җәлеп итүдә алдынгы урыннарда, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Эре проектлар арасынла ул "Алабуга" МИЗ, "ИнноКам", "Иннополис" проектларын атады. Алар Татарстан һәм Россия Федерациясе киләчәген билгели, диде Рөстәм Миңнеханов. 

"Икътисадый казанышлар, сәяси тотрыклык, милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулык - болар барысы да республикада сыйфатлы мәгариф, заманча сәламәтлек саклау, күп милләтле мәдәният, үскән социаль өлкә, уңай мохит", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Шуннан бүләкләү башланды. 

"Россия ветераннары берлеге" бөтенроссия иҗтимагый ветераннар оешмасы "Татарстан Республикасы ветераннар советы" ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев Почет ордены белән бүләкләнде. 

Россия Федерациясе указы белән хезмәттәге казанышлары өчен аеруча лаеклы татарстанлыларга II дәрәҗәдәге "Ватан алдындагы казанышлар өчен" ордены медале, "Иҗтимагый тәртипне саклауда казанышлары өчен" медале, "Россия Федерациясе атказанган табибы" исеме, "Россия Федерациясе атказанган машина төзелеше хезмәткәре", "Россия Федерациясе атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре", "Россия Федерациясе атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре", "Россия Федерациясе атказанган физик культура хезмәткәре" исемнәре бирелде. 

Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте белән "Казан Гипронииавиапром" акционерлык җәмгыяте бүләкләнде. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен" ордены, "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен" ордены медале, "Фидакяр хезмәт өчен" Татарстан Республикасы медале, "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдә казанышлар өчен" медален тапшырды. Барлыгы 35 кеше бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International